Әлеге эпидемия сезонында гриппның лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә ачыкланган очраклары юк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Казанда елның дүртенче атнасында ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия чигеннән 40%ка түбән. Бу хакта бүген булып узган атналык аппарат киңәшмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов җиткерде.
Р.Әхмәтов сүзләренчә, ТР эпидемия бюросыннан алынган мәгълүматлар буенча, бәйрәм вакытларында 29-нчы декабрьдән алып 11-нче гыйнварга кадәр шәһәрдә ОРВИ белән авыручылар саны, декабрьнең соңгы атнасы белән чагыштырганда, 1,5-2 тапкырга кимегән. Беренче ике эш атнасында, ягъни 12-нче гыйнвардан 25-нче гыйнварга кадәр авыручылар саны арткан, ләкин бәйрәмгә кадәр булган хәл белән чагыштырырлык түгел. Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе сүзләренчә, Казанда елның дүртенче атнасында ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия чигеннән 40%ка түбән. Әлеге эпидемия сезонында гриппның лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә ачыкланган очраклары юк.
Рамил Әхмәтов авыручыларның яшь үзенчәлекләре үзгәрүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, 6 яшькә кадәр балалар арасында авыручылар саны кимегән, ә өлкән яшьтәгеләр арасында, киресенчә, әлеге сан арткан. Мәктәп яшендәгеләр арасында хәл үзгәрешсез кала. “Бүген эпидемия яисә авыручылар саны артып китүе белән бәйле рәвештә бер генә балалар бакчасы һәм мәктәп тә ябылмаган. Идел буе федераль округының миллионнан артык халкы булган башка шәһәрләрендә дә шундыйрак хәл. Федераль программа кысаларында уздырылучы массакүләм вакцинация ясау Россия шәһәрләрен, шул исәптән Казанны да эпидемиядән саклап кала”,- диде Рамил Әхмәтов. Авыручылар саны кисәк артып киткән очракта шәһәр шифаханәләрендә өстәмә койко-урыннар каралган, дип тә өстәде идарә җитәкчесе.
Казан Мэры Илсур Метшин шифаханәдәге әлеге өстәмә урыннар беркемгә дә кирәк булмасын иде диде һәм кыш айларының авыруларсыз гына үтеп китүенә өмет белдерде. Шәһәр башлыгы Казанда прививкалар ясау буенча план 100%ка үтәлүен искәртеп үтте. Хезмәткәрләренә үз хисабына вакцинация ясаткан шәһәр предприятиеләренә һәм оешмаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Авырулар саны кисәк артып китәргә мөмкин булган бу вакытта сәламәт яшәү рәвешенең бик мөһим икәнен искәртте һәм хезмәттәшләрен, шулай ук казанлыларны спорт белән шөгыльләнергә чакырды.