ТР башкаласы “Fitch Ratings” дөньякүләм финанс агентлыгы рейтингында үзенең торышын саклап кала алды һәм раслады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Казан Россия Федерациясенең башка зур шәһәрләренә караганда икътисади кризиска яхшырак әзерләнгән. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе узган атнада Давостагы дөньякүләм икътисади форум үз эшен төгәлләгәнлеген искә төшереп үтте, биредә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнашты. “Без финанс институтлары, дөнья банклары һәм илләрнең лидерлары ни әйтер дип игътибар белән тыңладык. Көтелгәнчә, оптимистик фаразлауларны беркем дә ясамый. Әмма, теге яисә бу валютаның бәясенә карамастан, тормыш дәвам итәчәк”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.
ТР башкаласы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта иң мөһиме – финанс тотрыклылыкны саклау һәм шәһәр бюджеты үз өстенә алган барлык социаль вазифаларны башкару.
“Безнең тотрыклылыкка һәм иминлеккә үзебез генә ышанмавыбыз тагы да сөендерә. “Fitch Ratings” дөньякүләм финанс агентлыгы үз рейтингларындагы үзгәрешләрне бастырды. Казан ВВ дәрәҗәсендәге милли валютадагы озак вакытка исәпләнгән рейтингны саклады һәм раслады. Россия Федерациясенең барлык зур шәһәрләрендә дә диярлек, шулай ук Россия субъектларында рейтинглар төшкән иде”, - дип хәбәр итте Илсур Метшин.
Шәһәр җитәкчесе шәһәрдә кредит йөкләнеше структурасы яңадан эшләнелгәнлеген сөйләде. Барлык кыска вакытлы банк кредитлары 2017 елда түләп бетерү мөмкинлеге булган кулай шартлардагы яңартылган кредит линияләре белән алмаштырылганнар. “2015-2016 кризис елларында безгә нибарысы бурыч суммасының 1%-н гына түләргә туры киләчәк”, - дип хәбәр итте шәһәр җитәкчесе. Моннан кала, Илсур Метшин Казанда юл-транспорт, социаль инфраструктура һәм башка тармакларга зур кертемнәр ясалганлыгын билгеләп үтте.
“Бу – кризис безгә бөтенләй кагылмаячак дигән сүз түгел, әмма Казан кризиска яхшырак әзерләнгән. Бездә башка РФнең зур шәһәрләрендә күзәтелгән кебек хәтәрләр юк”, - диде Илсур Метшин. Ул моның инвесторлар өчен яхшы билге булуын билгеләп үтте. “Акча эшләргә тиеш. Кайбер кешеләр үзләренең байлыкларын нәкъ менә шундый кискен икътисади ситуацияләрдә булдыралар. Казан акча чаралары өчен тыныч гавань түгел, әмма биредә озак вакытлы перспектива кертемнәрен ясап була”, - диде Казан Мэры.