Оренбург трактында төзелүче торак микрорайонында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен 2015 елның август аенда кулланылышка тапшырырга җыеналар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Казанның Оренбург трактындагы М14 яңа микрорайонында торак белән беррәттән социаль инфраструктура объектларын төзү мәсьәләсе дә хәл ителә. Инде 2015 елның август аенда ук беренче төзелгән йорт белән бергә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасын кулланылышка тапшырырга җыеналар. Микрорайон территориясендә беренче чиратта кулланылышка тапшырылачак мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, торак йортларның төзелеш барышын бүген Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Эшлекле сәфәрдә шәһәр башлыгы белән бергә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов, «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков, Капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин, «Ак таш» ҖЧҖ төзелеш компаниясе директоры Газинур Әхмәтов та катнашты.
Проект буенча яңа микрорайонның гомуми мәйданы 45,27 га тәшкил итүче җир биләмәсендә 295 мең кв. метрдан артыграк булган торак йортлар төзеләчәк. 2015 елның дүртенче кварталында берьюлы 18 катлы өч торак йорт тапшырылачак. Ике йорт – 255 фатирдан, берсе 89 фатирдан тора. Беренче чиратта тапшырылачак торакның гомуми фатир саны - 599.
М14 микрорайонының төп үзенчәлеге шунда ки, Оренбург трактында торак белән беррәттән социаль инфраструктура объектларын төзү мәсьәләсе дә хәл ителә. Территорияне төзү программасы буенча, биредә шулай ук мәктәп төзелеше дә каралган. «Юл картасы» дип аталган федераль программа кысаларында микрорайонда 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасын төзү эше башланып киткән. Әзерләнгән мәйданда нигез чокыры казылган, фундамент салу эшләре бара.
“Торак йортлар белән беррәттән социаль инфраструктура объектларын төзү, әлбәттә, зур шатлык. Яңа фатирга күченгәннән соң ук биредә яшәүчеләрнең сабыйларын балалар бакчасына бирү мөмкинлеге булачак. “Азино”, “Азино-1” һәм башка микрорайоннарны төзегәндә без бу хакта бары тик хыяллана гына идек”, - диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы “Салават күпере” микрорайонында 22 йорт белән бергә балалар бакчалары төзелүен дә әйтеп үтте. “Юл картасы” программасы буенча бу елда шәһәрдә 3210 урынга исәпләнгән 20 балалар бакчасы кулланылышка тапшырылачак.
Илсур Метшин балалар бакчасы төзелә башлауга ук эшне җиренә җиткереп эшләүче җитәкче билгеләргә кирәклеген ассызыклап үтте һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесенә балалар бакчасы мөдире вазифасына конкурс игълан итүне йөкләде.
Моннан тыш, шәһәр башлыгы җаваплы хезмәтләргә Федераль антимонополия хезмәте белән берлектә төзелеш материаллары һәм башка җиһазларга бәяләрне контрольдә тотарга кушты. Доллар бәясенең төрле булуыннан файдаланып спекуляция ясау очраклары килеп чыкмаса иде, диде Мэр.
Төзелеш мәйданын карау барышында шәһәр башлыгы яңа торак комплексының уңайлы җирдә урнашкан булуын билгеләп үтте. Медицина учреждениеләре, транспорт чишелеше дә микрорайонга якын урнашкан.
Тикшерү ахырында, эш мәсьәләләре буенча фикер алышканнан соң, Казан Мэры төзүчеләрнең базар бәяләренең уйнавына бирешмичә, планда күрсәтелгәнчә, бу елның август азагына торак йорт һәм балалар бакчаларын кулланылышка тапшыруларына өмет белдерде.