Казан Мэры Бондаренко урамында төзелеп килә торган белем бирү учреждениесе белән танышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Беренче сентябрьгә яңа мәктәптә тормыш кайнарга тиеш. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Яңа Савин районындагы Бондаренко урамында урнашкан мәктәпнең төзелеш барышын караганда шулай дип белдерде.
Шәһәр җитәкчесен Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Авитөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, “Казаньцентрстрой” ААҖ генераль директор вазифаларын башкаручы Дмитрий Нунукин, шулай ук төзелеп килә торган мәктәпнең директоры Эльвира Наумова озата йөрделәр.
Хәзерге вакытта мәктәптәге төзелеш эшләре бетү ягына таба бара. Төзелеш эшләренә 8 техника берәмлеге һәм 267 кеше җәлеп ителгән. Төзүчеләрнең сүзләренә караганда, барлык эшләр дә график нигезендә алып барыла. Төзелеш агымдагы елның 31-нче июлендә бетәр дип планлаштырыла.
Бондаренко урамындагы урта гомуми белем бирү учреждениесе 1375 укучыга исәпләнгән. Мәктәп директорының сүзләренә караганда, белем бирү учреждениесендә логистика яхшы итеп уйланылган. Мәктәптә кече һәм зур спорт заллары, хореография залы, бассейн һәм ике актлар залы булачак. Тышкы спорт корылмаларына килгәндә, хоккей тартмасы, волейбол, баскетбол өчен мәйданчыклар, йөгерү өчен бүлеп бирелгән махсус юл һәм футбол кыры каралган.
Илсур Метшин моңа кадәр әлеге микрорайондагы ата-аналардан балалар бакчалары һәм мәктәпләр җитеп бетмәүгә бәйләнешле булган зарлар күп килгәнлеген ассызыклап үтте. “Балалар бакчалары буенча бигрәк тә зур проблема иде. Президентыбызның “Бәләкәч” программасы һәм “Юл картасы” аркасында әлеге мәсьәләләр чишелде. Хәзер исә әлеге микрорайон өчен беренче урында торган мәсьәлә - мәктәп”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Ул мәктәп өчен иң мөһиме педагогик коллектив дип билгеләп үтте. “Педагогларның югары дәрәҗәдәге белемнәреннән башка яхшы белем бирү була алмый”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе һәм Эльвира Наумовага иң яхшы педагогларны җыярга кушты. Бүгенге көндә инде укытучылар составын җыю эше башланган, әлеге эш конкурс нигезендә башкарыла. Коллективның 80% әзер, ә административ аппарат тулаем формалашкан.
Бинаны караган вакытта Илсур Метшин әлеге мәктәп белем алу урыны гына түгел, ә микрорайонның иҗтимагый, мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла торган үзәге дә булырга тиеш дип ассызыклап үтте. Казан Мэры спорт белән шөгыльләнер өчен сыйфатлы шартлар булдырырга чакырды.
Илсур Метшин мәктәп директорыннан һәм төзүчеләрдән бина дизайнына, шулай ук эчке биналарга, төсләрне сайлауга зур игътибар бирүләрен сорады.
Эльвира Наумова хәбәр иткәнчә, мәктәпнең инде потенциаль партнерлары да барлыкка килгән – Спортның су төрләре сарае мәктәпкә хезмәттәшлек итү буенча тәкъдим ясаган. Синхрон йөзү белән шөгыльләнүче яшь спортчыларга “кечкенә су” - 25 метрлы бассейн да җитә.
Шәһәр җитәкчесе мәктәпнең спорт инфраструктурасын балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе дәресләре һәм спорт секцияләре өчен дә кулланырга кушты. “Беренче сентябрьгә монда тормыш кайнарга тиеш, шул исәптән класстан тыш вакытта да”, - диде Илсур Метшин.