Казан Мэрына «Мәктәп рестораны» проектын тәкъдим иттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Яңа елдан Казанның кайбер мәктәпләрендә «швед өстәле» системасында иртәнге ашлардан торган «Мәктәп рестораны» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Проект беренчеләрдән булып 19-нчы гимназиягә кертелә, бу атнада исә әлеге экспериментка Ж.А.Зайцева исемендәге 122-нче номерлы гимназия дә кушылган. Казан Мэры Илсур Метшин бүген биредә эшлекле иртәнге аш кунагына әйләнде. «Швед өстәле» артында шәһәр башлыгы югары сыйныф укучылары белән аралашып, аларның сорауларына җавап бирде.
Иртәнге ашка шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Ирек Мөхәммәтшин кушылдылар.
«Швед өстәле» системасы буенча 122-нче номерлы гимназия укучылары әле бу дүшәмбедән генә туклана башлаганнар. Укучылар көн саен дәресләр башланганчы махсус вакыт аралыгында, ягъни 7.20 сәгатьтән алып 7.55 сәгатькә кадәр, тамак ялгап ала алалар. 43 сумны тәшкил итүче «швед өстәле» укучыларга берничә төрле ашамлык тәкъдим итә: солы боткасы, май яки джем ягылган тостлар, беленнәр, йогурт, җиләк-җимеш салаты һәм соклар.
Директор Ольга Тигина сүзләренчә, мәктәп туклануына әлеге экспериментны кертү бик уңышлы килеп чыккан. «Безгә укучылар шәһәрнең төрле почмакларыннан киләләр. Өйдә күбесе иртәнге ашны ашарга өлгерми кала. «Мәктәп рестораны» проекты аркасында укучылар иртәнге аштан тыш, үзара аралашып, фикер алышып, яхшы кәеф белән дәрескә кереп китәләр», - дип сөйли О.Тигина. Моннан тыш, әлеге система дәрескә соңга калып йөрүчеләргә профилактика чарасы да булып тора. Мәктәптә иртән ашау мөмкинлеге бар икәнен аңлаган укучылар, иртәрәк килеп, тамак ялгап, соңга калмыйча дәрескә керә алалар.
Гимназиядә атнасына бер тапкыр шәһәр хакимияте вәкилләре, эшмәкәрләр, иҗади һөнәр ияләре катнашында эшлекле иртәнге аш үткәрелеп торачак. Эшлекле очрашуларда кунаклар укучыларга тормышта үз урыныңны табу һәм һөнәри югарылыкка күтәрелү серләрен сөйләячәк. Эшлекле иртәнге ашның беренче кунагы Илсур Метшин югары сыйныф укучылары белән аралашып, аларның сорауларына җавап бирде. Шәһәр башлыгы 122-нче гимназиянең шәһәр мәктәпләре арасында иң алдынгыларының берсе икәнен ассызыклап үтте.
Сөйләшү барышында шәһәр башлыгы укучыларның һөнәр сайлау мәсьәләсенә кагылышлы фикерләре белән кызыксынды. Илсур Метшин укучыларга рус һәм инглиз телләрен, математика һәм информатиканы ныклап өйрәнергә киңәш итте. Хәзерге заманда әлеге предметларны яхшы үзләштергән белгечләргә ихтыяҗ югары икәнен дә искәртте.
Очрашу ахырында Илсур Метшин «Мәктәп рестораны» проектының башка мәктәпләргә дә кертеләсен әйтеп үтте. «Мәктәпләрдә иртәнге аш – бу бик яхшы идея. Без моны хуплыйбыз гына. Укучыларның иртәнге ашка җыелулары бер-берләре арасындагы яхшы, дустанә мөнәсәбәт турында сөйли», - диде Мэр.