Волжский су алу җайланмасына реконструкция үткәрү аркасында килеп чыккан төп яңалык булып су чистартуның концентрацияле хлор кулланмыйча ясала торган яңа заманча технологиясен кертү тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). Соңгы 5 елда Казанда ресурсларны саклау программасын тормышка ашыру аркасында шәһәрдә су куллану көн саен 80 мең кубометрга төште. Су куллану күрсәткечләре буенча ТР Европа шәһәрләренә якынаеп килә. Шулай ук яңа чистарту технологиясе кертү аркасында югары сыйфатлы су тәэмин ителә. Бу хакта бүген “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров Казан Мэры Илсур Метшинга “Волжский” су алу җайланмасына ясалган эшлекле сәфәре вакытында җиткерде.
Андрей Егоров сүзләренә караганда, Казанның төп су алу җайланмасының куәтлелеге тәүлегенә 510 мең кубометрны тәшкил итә, бу вакыт аралыгында шәһәр уртача алганда 300-320 мең кубометрны куллана.
2007 елдан алып Волжский су алу җайланмасына реконструкция үткәрү аркасында килеп чыккан төп яңалык булып су чистартуның концентрацияле хлор кулланмыйча ясала торган яңа заманча технологиясен кертү тора.
Илсур Метшин “Водоканал” директорыннан аның нинди су эчүе турында кызыксынды. Андрей Егоров бары тик краннан гына су эчүен билгеләп үтте. Ул Казанның су торбалары аша үтә торган суның югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте, ул хуҗалык-эчәргә яраклы категориясенә түгел, ә нәкъ менә эчәргә яраклы характерына ия, кызганычка каршы, кайбер районнарда су белән тәэмин итү челтәрләрендә икенчел пычрату проблемасы бар.