Чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Савин районында Адоратский урамы буенча күпләп-берәмләп сату базарында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан Мэры Илсур Метшин, “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карап чыкты, сөт продукциясен җитештерүче эре оешмаларның берсенең продукциясеннән авыз итте, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, аларның тәкъдимнәрен, кисәтү-шикаятьләрен тыңлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның җиде мәйданында уза. Ярминкәләрне уздыру максаты – халыкны кулай бәяле азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү.
Видеорепортаж
Фоторепортаж