Сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге куанычлы вакыйга белән котларга Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин килде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь). Казанның Идел буе районындагы Петровский торак массивында бүген 79-нчы номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы ачылды. Сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге куанычлы вакыйга белән котларга Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин килде.
Тантаналы чарада шулай ук Башкарма комитетның социаль мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Наталья Гречанникова, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы урынбасары Евгений Варакин, шулай ук "Казаньцентрстрой” ААҖ җитәкчесе Ринат Сафин катнаштылар.
“Кояшкай” балалар бакчасы Садовая ур., 10 а адресы буенча урнашкан һәм 80 балага исәпләнгән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең җитәкчесе Альбина Морданова хәбәр иткәнчә, балалар бакчасы яшь буынны сәнгать-эстетик яктан үстерүгә юнәлтелгән. Шулай ук инглиз, төрек һәм корея телләрен өйрәтү планлаштырыла.
Илсур Метшин классларны карады, сабыйлар һәм аларның ата-аналары белән аралашты. Кунаклар шулай ук балаларның концертларын карап үттеләр: сабыйлар татар һәм рус телләрендә җырлар башкардылар, биеделәр.
Шәһәр җитәкчесе ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиевка һәм хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановка, республиканы үстерүгә керткән зур көчләре өчен, рәхмәт белдерде. 4 ел эчендә Казанда 81 балалар бакчасы ачылган, шуларның 28-е – бу елда, дип билгеләде Илсур Метшин. Шулай ук рәхмәт сүзләрен Мэр төзүчеләргә җиткерде, зур хезмәтләрен югары бәяләде.
Бистәне әле төзекләндерә башладылар гына, киләчәктә дә әлеге юнәлештә эш дәвам ителәчәк, дип ышандырды шәһәр җитәкчесе. Балалар бакчасы янында күл, шулай ук балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Казан Мэры балаларны һәм аларның ата-аналарын бәйрәм белән котлады, сабыйларга – зур торт, балалар бакчасы җитәкчесенә спорт җиһазлары алыр өчен сертификат бирде.