"Эфир" телеканалындагы “Тема” тапшыруында башкала җитәкчесе юл хезмәтләренең кышка әзерлекләре турында сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь). Казан юлларны кышкы сезон таләпләренә туры китерерлек итеп карап тотуга тулысынча әзер: 651 махсус кышкы техника бар, тиешле күләмдә реагент сатып алынган, ягулык-майлау материаллары булдырылган, техникага ремонт ясалган. Татарстан башкаласы хезмәтләренең кышкы һава торышы шартларына әзерлекләре турында “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруында шәһәр Мэры Илсур Метшин сөйләде.
Татарстан башкаласының юл хезмәтләре инде 15-нче октябрьдән үк кышкы режим эшенә күчтеләр. Квартал эчендәге юлларны идарәче компанияләр тарафыннан ялланган подрядчылар карап тотачак.
Тротуарларны карап тоту гына иң борчыган мәсьәләләрдән кала бирә. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, бу – идарәче компанияләрдә кадрлар җитеп бемәү белән бәйле. “Иң мөһиме монда – урам чистартучыларга ихтыяҗлылык, әмма бүгенге көндә идарәче компанияләр техника паркын җитди рәвештә яңдарттылар, тракторлар алдылар, тротуарларны чистарту өчен кече техника механизация техникалары булдырылды”, - диде Мэр. Илсур Метшин фикеренчә, кисәктән генә үзгәрергә мөмкин булган һава торышыннан куркырга кирәк, әмма аларга да юл хезмәтләре тулысынча әзер.
Шәһәр җитәкчесе юл хезмәтләре, транспорт коллапслары килеп чыкмасын өчен, кулдан килгәннең барысын да эңшләячәк дип ышандырды. “Яхшы” билгесенә эшләргә тырышачакбыз. Кизү тору оештырылган, диспетчерлык хезмәтләре эшли, барлык кар эретү камералары эшләтеп җибәрелде. Реаль вакыт режимында без кайда күпме машина эшләгәнлеген абайлыйбыз. Бер сүз белән әйткәндә, без кышка әзер”, - диде шәһәр җитәкчесе.