Илсур Метшин 220 сабыйны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны көтеп алынган вакыйга белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь). Бүген Казанның Яңа Савин районында катнаш төрдәге 87-нче номерлы “Акварелька” яңа балалар бакчасы ачылды. 220 балага исәпләнгән балалар бакчасының ачылышы белән котларга дип Казан Мэры Илсур Метшин килде.
4,2 мең кв.метр мәйданлы ике катлы бинаны карауда Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, “Ак таш” ҖЧҖ генераль подрядчы оешмасы җитәкчесе Газинур Әхмәтов һәм балалар бакчасы җитәкчесе Татьяна Тимохина катнаштылар.
Килгән кунаклар 87-нче номерлы балалар бакчасында булдырылган шартлар белән танышып чыктылар. Биредә физкультура һәм музыка заллары, полилингваль һәм методик кабинетлар, заманча спорт-уен мәйданчыгы бар. Балалар спорт, бию белән шөгыльләнә ала, татар һәм инглиз телләрен өйрәнү мөмкинлеге каралган, психологлар хәтерне, игътибарны һәм фикер йөртүне үстерү өстендә эш алып баралар.
“Акварелька”да балаларның сәнгать-эстетик үсешенә аеруча да зур игътибар юнәлтелә. Тәрбиячеләр танылган рәссамнәрнең картиналары мисалларында рәсем сәнгате турында сөйлиләр, дип хәбәр итте балалар бакчасы җитәкчесе.
Кунаклар каршында балалар бакчасына йөрүче сабыйлар концерт тамашасы күрсәттеләр. Әлеге зур вакыйга белән балаларны һәм аларның ата-аналарын Казан Мэры Илсур Метшин да котлады.
Илсур Метшин балалар бакчасының педагогик коллективының дустанә мөнәсәбәтләрен билгеләп үтте һәм бакчаның җитәкчесенә спорт җиһазлары алыр өчен сертификат тапшырды.
Татьяна Тимохина республика, шәһәр һәм район җитәкчелегенә, шулай ук төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Бәйрәм ахырында Мэр балаларга хыялларының чынга ашуын теләде һәм татлы торт бүләк итте.