“Вертикаль буенча йөгерү” ярышының җиңүчесе 742 баскычны 4 минут та 6 секундта үткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче ноябрь). Узган атнаның якшәмбесендә шәһәрнең иң биек биналарының берсе булган “Лазурные небеса” торак комплексында күпкатлы йортның баскычлары буйлап йөгерү шәһәркүләм ярышлары үтте, чарада 200-дән артык казанлы катнашты. Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр комитеты рәисе Сергей Миронов гадәти булмаган акция һәм аның җиңүчеләре турында сөйләп үтте.
“Вертикаль буенча йөгерү” тарихы 1978 елда Нью-Йоркта башланып киткән, ул вакытта берничә йөз катнашучы легендар Empire State Building бинасының 1576 баскычын үтәргә карар кыла. Шуннан башлап мондый акцияләр дөньядагы150-дән артык илнең эре шәһәрләрдә уздырылып килә.
Сергей Миронов сүзләренә караганда, ял көннәрен спорт ритмында үткәрергә теләүчеләр шактый күп булып чыккан: стартка 200-дән артык кеше килгән, аларга, 37-нче катка менеп җитәр өчен, 74 баскыч аралыгын һәм 742 баскычны үтәргә туры килгән.
“Ярышларны беренчеләрдән булып хатын-кызлар башлап җибәрде, 16 яшьлек Анна Иванова җиңүче дип табылды. Дементьев исемендәге авиация-техник көллият студенты 37-нче катка 5 минут та 14 секундта менеп җитте. Ир-атлар арасында 1-нче номерлы мәктәп укучысы Кирилл Дятлов җиңде, ул дистанцияне 4 минут та 6 секундта үтте. Иң яхшы 20 спортчы-катнашучыга партнерлардан бүләкләр тапшырылды. Әлеге марафон киләчәктә традициягә әйләнер һәм күбрәк катнашучыларны җәлеп итәр дип өметләнеп калабыз”, - диде Сергей Миронов.
Казан Мэры Илсур Метшин Казанның дөньякүләм традицияләрне уңышлы үзләштерүен билгеләп үтте. “Шушындый төрдәге акцияләрне үткәрүебез яхшы. Бу бик тә мөһим, чөнки әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен, физкультура һәм спортны пропагандалауга корылган”, - диде шәһәр җитәкчесе.