Шәһәр җитәкчесе Ирек Арслановка, Башкарма комитет исеменнән әлеге вазифасындагы профессиональлеге һәм җаваплы эше өчен, Мэрның рәхмәтен белдерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче ноябрь). Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Ирек Арслановка Казан Мэрының рәхмәте белдерелде. Бүләкне бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин тапшырды.
Шәһәр җитәкчесе искә төшереп узганча, күп еллар Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә җитәкчелек иткән Ирек Арсланов Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов командасына аның урынбасары буларак күчте.
“Әлеге карар шактый авыр кабул ителде, чөнки Ирек Мансурович җитәкләгән тармак шәһәр, теләсә кайсы муниципалитет өчен бик тә җаваплы һәм әһәмиятле. Безнең дөньябыз – иң беренче чиратта кешеләр арасындагы мөнәсәбәт. Әлеге проблеманы тулаем илләр дә хәл итә алмаганлыгын күреп торабыз. Дөньяда гасырлар буе дустанә мөнәсәбәттә дистәләгән милләтләр яшәгәнлеген беләбез”, - дип ассызыклады Илсур Метшин һәм Ирек Арслановның Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегендәге казанышларын югары бәяләп үтте.
Шәһәр җитәкчесе Ирек Арслановка, Башкарма комитет исеменнән әлеге вазифасындагы профессиональлеге һәм җаваплы эше өчен, Мэрның рәхмәтен белдерде, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендәге яңа эшендә дә уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, Ирек Арсланов район башлыгы урынбасары Марат Усмановны (хәзерге вакытта ул “Иске шәһәр” префектурасын җитәкли) алмаштырды. Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә яңа җитәкче буларак Илнур Шакиров билгеләнде, моңа кадәр ул Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә торак массивлар эше бүлеген җитәкләгән иде.