Шәһәр җитәкчесе Батыршин һәм Г.Баруди урамнарындагы ишегалларын бозлавыктан чистарту барышын карап кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябь). Казан Мэры Илсур Метшин Казанның Мәскәү районында урнашкан Батыршин һәм Г.Баруди урамнарындагы ишегалларын бозлавыктан чистарту барышы белән танышып кайтты.
Илсур Метшин соңгы вакытларда тротуарларны чистарту буенча халыктан шактый шикаятьләр килгәнлеген искәртеп үтте. Шәһәр җитәкчесе башкаланың җаваплы хезмәтләре юлларны читарту мәсьәләсен зур җаваплылык белән башкаруларын билгеләде, хәзерге вакытта тротуар һәм йорт яны территоряиләрен чистарту эше буенча да фикер алышулар барылганлыгын ассызыклап үтте.
Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, бүгенге көндә эшче кулларның җитешмәве дә зур проблема булып тора. Әйтик, Мәскәү районында штат җәдвәле буенча 360 урам чистартучы эшләргә тиеш, әмма бүген нибары 190 кеше генә хезмәт куя. Эшче көчләр җитмәгәнгә, “Казан шәһәре Мәскәү районының ТКХ идарәче команиясе” ҖЧҖ директоры Айрат Галимов сүзләренә караганда, өстәмә махсус техника җәлеп ителә. Әйтик, башта Мәскәү районында 2 чистарту техникасы кулланылган булса, хәзер исә идарәче компания карамагында 8 берәмлек, кирәк булган очракта өстәмә техника да кулланыла.
Айрат Галимов йорт яны территорияләрен чистартканда ком-тоз кушылмасы кулланылганлыгын билгеләп үтте.
Идарәче компания вәкилләре Илсур Метшинга тротуарлар буенча реангентны тарату өчен махсус җайланманы тәкъдим иттеләр. Илсур Метшин мондый җайланмалар идарәче компанияләрдә булырга тиеш һәм көтелмәгән бозлавык чыккан очракта реагентның тиешле запасы булуы зарур, дип билгеләп үтте.
Шәһәр җитәкчесе җирле халык белән дә аралашты, аларның идарәче компания эшеннән канәгать булу-булмаулары турында кызыксынды. Казанлылар урам чистартучыларның эшләреннән канәгать булуларын белдерделәр һәм аларның эшләре өчен рәхмәт җиткерделәр.
Күчмә сәфәре барышында Илсур Метшин шәһәр хезмәтләре хезмәткәрләренә реагентны тарату өчен җайланмалар булдырырга һәм реагентка алмаш була алырлык үзебездә эшләнгән аналоглар булдыру мөмкинлеген карарга кушты.