Бүләкләнүчеләр арасында республика һәм шәһәр үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән 6 казанлы.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды. Бүләкләрне тапшыру тантанасы Казан ратушасында Казан шәһәре Думасының XXXVII сессиясе алдыннан узды.
Татарстан Республикасы Указы белән күпьеллык, нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың мәгариф системасы үсешенә керткән өлеше өчен “Мактаулы хезмәт өчен” медале белән Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин бүләкләнде.
Намуслы хезмәте һәм республиканың төзелеш комплексы үсешенә керткән өлеше өчен ТР Президентының рәхмәте "Ак Барс Строй” ҖЧҖ директоры, Казан шһәәре Думасы депутаты Эдуард Галеевка белдерелде.
Казан Мэры карары белән намуслы хезмәте һәм шәһәрнең су объектларындагы коткару эшләрен оештырудагы югары күрсәткечләре өчен аерым хөрмәтләү билгеләре белән “ТР суларында коткару җәмгыяте” җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе Александр Карабицын, Гражданлык саклау идарәсенең эзләү-коткару отрядындагы беренче класслы коткаручы Андрей Филиппов билгеләнеп үттеләр.
Шулай ук Казанның Мактау грамотасы белән “ТР суларында коткару җәмгыяте”нең өлкән матросы Константин Лобанов бүләкләнде. ТР суларында коткару җәмгыяте”нең медицина постындагы хезмәткәре Лилия Лобановага да Казан Мэрының рәхмәте белдерелде.