Шәһәр җитәкчесе “Смена” заманча мәдәният үзәгендә булды, бүгенге көндә биредә танылган рәссамнәрнең күргәзмәләре эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Смена” заманча мәдәният үзәге җитәкчелеге белән масштаблы шәһәркүләм китап ярминкәсе уздыру мөмкинлеге турында фикер алышты. Шәһәр җитәкчесе үзәкнең күргәзмә киңлегендә булды, биредә ул популяр рәссамнәр Василий Григорьев һәм Гамлет Зиньковскийның иҗатлары белән танышты.
Шәһәр үзәгендә урнашкан “Смена” заманча мәдәният үзәге декабрь аенда үзенең беренче туган көнен билгеләп үтә. Үзәктә галерея, лекторий, китап кибете эшли. “Смена” халыкка күптөрле форматтагы чаралар тәкъдим итә: мастер-класслар, лекцияләр, иҗади очрашулар, музыкаль кичәләр.
Директор Роберт Хәсәнов сүзләренә караганда, Казан тамашачысына барысы да кызык. “Яшь публика белән эшләве күпкә җиңелрәк, шулай да безгә өлкәннәр дә йөри. Мәс., май аенда “Музейда төн” акциясен уздырганда, “Смена”да бер кичтә генә дә 800 кеше булды. Ай дәвамында безнең күргәзмәләрдә гадәттә 300-ләп кеше була. Тулаем алганда, безнең командада энтузиазмда эшли торган яшьләр күп”, - дип бүлеште ул.
Хәзерге вакытта “Смена”да рәссам Василий Григорьевның һәм яшь автор Гамлет Зиньковскийның күргәзмәләре эшли.
Илсур Метшин “Смена” биналарын карап чыкты, шәһәрдә мондый мәйданчыклар күптән җитми иде дип билгеләп үтте. “Сез булдырасыз! Күргәзмәләргә күп кеше йөрүендә шик юк. Казанны мәдәниятле шәһәр дип атар өчен, заманча мәдәният музее җитми”, - диде шәһәр башлыгы.
Очрашу барышында Роберт Хәсәнов Илсур Метшинга шәһәрдә масштаблы китап ярминкәсе үткәрергә тәкъдим итте. Узган елда узган беренче ярминкә казанлыларда зур кызыксыну уяткан, бирегә 500-ләп кеше килгән. Шәһәр җитәкчесе әлеге идеяны хуплады.