Көзге каникулларда ТР башкаласында Казан укучылары катнашлыгында “Поколение Маугли” хәйрия спектакле күрсәтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). Көзге каникулларда ТР башкаласында Казан укучылары катнашлыгында “Поколение Маугли” хәйрия спектакле күрсәтеләчәк. Әлеге мюзиклны нигә карарга кирәк булуы хакында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләп үтте.
Шәһәр җитәкчесе ассызыклап үткәнчә, спектакльнең премьерасы бу елның җәендә булды. Тамашада Россиянең халык артисты Константин Хабенскийның театраль студиясенә йөрүче Казан укучылары да катнаша, алар сәхнәдә танылган артистлар белән бергә чыгыш ясыйлар. “Шәхсән үзем дә гаиләм белән спектальне карарга бардым, яшь башкаручыларның профессиональлегенә сокланып кайттым. Константин Хабенский студиясен без 4-5 ел элек башладык, шушы вакыт эчендә балалардагы сәләт күзгә күренеп ныгый башлады, алар үз ата-аналарын һәм яшьтәшләрен генә түгел, тәҗирбәле тамашачыны да шатландыралар”, - дип фикерләре белән бүлеште шәһәр җитәкчесе.
Мэр сүзләренә караганда, Казан тамашачысы караганнан соң, спектакльне Уфада күрсәтәчәкләр, Башкортстан каласында инде билетлар сатылып беткән. “Барлык югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, югары сыйныф укучыларына хәбәр итәргә кирәк. Әлеге проект хәйрия чарасы булып тора, спектакльдән кергән барлык акчалар да К.Хабенский фонды аша онкология белән авыручы балаларны дәвалауга тотылачак. Бу балаларның гомерләрен саклап калуда янә бер мөмкинлек булып тора”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, “Поколение Маугли” музыкаль спектакль премьерасы Казанда агымдагы елның июнь аенда зур уңыш белән үтте. Ул чакта спектакльне 5000-нән артык тамашачы карады. Барлык җыелган акчалар да – 1 миллион сумнан артык – хәйрия максатларында кулланылды.
“Поколение Маугли” Казанда 1-сеннән алып 9-нчы ноябрьгә кадәр КФУның “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында үтәчәк. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә тамаша 17.00 сәгатьтә башлана, эш көннәрендә - 19.00 сәгатьтә.