КФУ командасы “Студентлар марафоны” Россиякүләм яшьләр форумында спорт зачетында җиңү яулады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). Казан федераль университеты командасы “Студентлар марафоны” Россиякүләм яшьләр форумының спорт программасында җиңү яулады. Форумның ничек үтүе турында бүгенге эшлекле дүшәмбе барышында Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре рәисе Сергей Миронов сөйләп үтте.
Сергей Миронов “Студентлар марафоны: Казан” 22-сеннән алып 27-нче октябрьгә кадәр үткәнлеген искәртеп үтте, форумның нәтиҗәләре буенча видеосюжет тәкъдим итте. Студентлар марафоны кысаларында Россия төбәкләреннән килгән командалар 30-дан артык ярышта һәм конкурсларда катнашкан.
Ярышларны Россия һәм Татарстанның профессиональ казыйлары, атказанган спорт мастерлары, төрле дәрәҗәдәге чемпионнар үткәргән. Иҗади өлештә җиңүчеләрне эстрада, театр һәм киноның танылган артистлары, вокал, театраль һәм хореографик сәнгать өлкәсендәге билгеле бер тиулга ия булган белгечләр бәяләгән.
Форумда Казанны ике команда тәкъдим итте – Казан федераль университеты һәм Физик культура, спорт һәм туризмның Идел буе дәүләт академиясе командалары. Биш көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча студмарафонның тантаналы ябылу чарасында җиңүчеләр игълан ителде: спорт программасында Казан федераль университеты командасы җиңү яулады. Гомуми зачетта Волгоград дәүләт университеты җиңде.
Сергей Миронов доклад белән чыгыш ясап бетергәннән соң, форумны оештыруда катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм үткәрелгән чараның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп узды.
Илсур Метшин да әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде, КФУ студентларын спорт зачетында җиңүләре белән котлады, Казанның чыннан да спорт башкаласы булуын расладыгыз, дип билгеләп үтте.