Казанда 1-сеннән алып 4-нче ноябрьгә кадәр танылган язучыга багышланган әдәби-музыкаль фестиваль үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). 1-нче ноябрьдә Казанда “Аксенов-фест” XVIII әдәби-музыкаль фестивале старт ала. Бу елда беренче тапкыр яңа проектка старт бирелә - яшь татар шагыйрьләренең шигырьләре рус теленә тәрҗемә ителеп, җыентык буларак бастырылачак. Бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов киләсе фестивальдә казанлыларны нәрсәләр көтүе турында сөйләп үтте.
Азат Абзалов сүзләренә караганда, Мәдәният елы кысаларында 1-нче ноябрьдә Казанда “Аксенов-фест” XVIII әдәби-музыкаль фестивале старт ала, ул шәһәрдә 4 көн дәвам итәчәк. Василий Аксенов йорты фестивальнең төп мәйданчыгы булачак. Фестивальнең программасы бу елда шактый эчтәлекле: тематик очрашулар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, яңа әдәби проектларны һәм китапларны тәкъдим итү көтелә.
“Заманча әдәбиятны, шигьриятне сөючеләр Мәскәү, Петербург һәм Казанның танылган язучылары, шагыйрьләре һәм культурологлары белән аралаша алачак”, - дип хәбәр итте А.Абзалов. Фестивальнең катнашучылары арасында прозаик һәм публицист Герман Садулаев, язучы Андрей Балдин, прозаик Александр Кабаков, Александр Снегирен, шагыйрә Ольга Сульчинская, “Октябрь” журналының баш мөхәррире Ирина Барметова, шулай ук Казанның популяр авторы Денис Осокин һәм фестивальнең попечительләр советы рәисе, язучы, җәмәгать эшлеклесе Евгений Попов бар.
“Фестивальнең соңгы көнендә “Йолдызлы билет” әдәби премиясе тапшырылачак. Ике җиңүченең исеме Казан ратушасында 4-нче ноябрьдә игълан ителәчәк”, - диде А.Абзалов.
Казан Мэры Илсур Метшин Казанда үткәрелүче әлеге фестивальнең әһәмиятлелеген ассызыклап үтте. “Тулаем алганда “Аксенов-фест” – шәһәрнең мәдәни тормышындагы әһәмиятле чара. Безнең ватандашыбыз Василий Аксеновның иҗатын искә алганга гына түгел, ул, һичшиксез, безнең өчен горурлык, шәһәребез тарихының аерылгысыз бер өлеше булып тора. “Аксенов-фест” үзе – Россия һәм Татарстанның яшь талантларына үзләре турында җиткерү өчен менә дигән форсат”, - дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе. Илсур Метшин татар шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итеп, җыентык чыгару идеясен дә хуплады, бу яшь татар талантларын таныту ягыннан менә дигән мөмкинлек булып торачак.
Соңыннан шәһәр җитәкчесе барлык шәһәрлеләрне фестивальгә чакырды, кызыклы чаралар һәм катнашучыларның йолдызлы составы көтелүен билгеләп үтте.