ТР Республика клиник хастаханәсендә 800 пациент өчен “таблет-туклану” системасы оештырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). ТР Республика клиник хастаханәсендә 800 пациент өчен “таблет-туклану” системасы оештырылды. Әлеге система авыруларның шәхси күрсәтмәләрен исәпкә алып диета менюсының 13 төрен булдырырга ярдәм итә. Меңнән артык пациенты булган күп профильле төбәк клиникасында мондый проект Россия күләмендә беренче мәртәбә гамәлгә куела. Сынау проектының гамәлгә куелуы хакында дәвалау учреждениесендә Казан Мэры Илсур Метшинга сөйләделәр.
“Таблет-туклану”ны гамәлгә куюның беренче нәтиҗәләре хакында фикер алышуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Илдар Фатыйхов, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Казанның Азык-төлек җитештерү һәм социаль туклану департаменты директоры Ирек Мөхәммәтшин һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, шулай ук хастаханә җитәкчелеге катнашты.
Ирек Мөхәммәтшин искә төшереп узганча, яңа Казан туклану комбинаты 2013 елгы Универсиада катнашучылары һәм кунакларына хезмәт күрсәтү өчен торгызылган. Ул вакытта комбинатка эшлекле сәфәре барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа бинаның һәм җиһазларның XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәргәннән соң да Казанга, бигрәк тә социаль учреждениеләрне туклану белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт итәргә тиешлеген ассызыклаган.
Шул рәвешле, әгәр Казанның Азык-төлек җитештерү һәм социаль туклану департаменты элек шәһәр мәктәпләренең укучыларын гына ашаткан булса, 2014 елга ул ТР башкаласының 5 хастаханәсендә дә хезмәт күрсәтә башлаган. Ә бу елның 15-нче октябреннән башлап Республика клиник хастаханәсе төп корпусы пациентлары өчен “таблет-туклану” – индивидуаль туклану системасын оештыру проекты тормышка ашырыла башлаган.
Илсур Метшин “таблет-туклану” системасының мәктәп ашханәләрендә һәм балалар бакчаларында бирелә торган ланч-бокслардан нәрсә белән аерылганы белән кызыксынды. Ирек Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, ланч-бокслар “Cook and Chill” системасы буенча әзерләнә. “Таблет-туклану”да башка төрле технология: комбинатта төшке ашларны кайнар килеш темпортларга урнаштыралар, Республика клиник хастаханәсенең комплектация терминалына китерәләр, биредә һәр пациентка шәхси термоподнослар оештырыла”, - дип аңлатты Азык-төлек җитештерү һәм социаль туклану департаменты директоры.
“Бу принципаль рәвештә төрле әйберләр: мәктәпләрдә - барлык мәгариф учреждениеләренә бер меню, ә хастаханәдә - пациентларның авыруларына карап һәм исәпкә алып – 13 меню”, - дип аның җавабын тулыландырды Иван Кузнецов. “Шулай итеп, ризык пациентлар өчен яраклаштырылган, ягъни туклану дәвалау барышының дәвамы булып тора”, - дип системаның төп өстенлеген билгеләп узды хастаханәнең баш табибы.
“Шәһәр департаменты һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы проектына финанслашу шартларында инвестицияләрнең гомуми күләме 33 млн сум тәшкил итте”, - дип хәбәр итте Ирек Мөхәммәтшин. Ул шулай ук бүгенге көндә “таблет-туклану” системасы белән төшке аш Республика клиник хастаханәсенең 800 пациентына китерелгәнлеген хәбәр итте. Яңа елдан башлап травматология бүлегенең 300 пациентына шул ук хезмәт күрсәтүе планлаштырыла. “Бу аеруча актуаль, чөнки травматология бүлегендә авырулар гадәттә аз хәрәкәтле”, - дип билгеләде Рөстәм Гайфуллин.
Проект тәкъдим ителгәннән соң Казан Мэры хезмәттәшләре белән Республика клиник хастаханәсенең төп корпусында әлеге эш башкарылуының этапларын тикшерделәр. Илсур Метшин пациентларга бирелә торган төшке ашны авыз итте һәм аның кайнар түгел, җылы икәнлеген генә билгеләде. Ризык китерүне ни рәвешле тизләтергә җыенганнары белән кызыксынды шәһәр башлыгы. Шеф-повар Игорь Фельдман беренче көннәр белән чагыштырганда термоподносларны тарату эше күпкә җайлашканына ышандырды. “Пациентлар да, хезмәткәрләр дә әлеге процесска ияләшә. Шунысы да бар, хастаханә вәкилләре сүзләренә караганда, авыруларга кайнар ризык ярамый, ашказанына зарарлы”, - дип өстәде ул.
Шәһәр башлыгы Универсиада алдыннан сатып алынган җиһазларның мәктәп укучыларына гына түгел, дәвалау учреждениеләре пациентларына да тулы күләмдә хезмәт күрсәтә башлаганын билгеләде. “Социаль учреждениеләрнең барлык категорияләренә сыйфатлы ризык җитештерү – безнең бурыч”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Ахырда шәһәр башлыгы системаның логистика һәм персонал эшчәнлеген җайлаштырырга кирәклеген билгеләде. Шул ук вакытта Илсур Метшин проектның кулланышка кереп китәчәгенә ышаныч белдерде. “Дөнькүләм практиканы Казан медицинасына да кертеп җибәрәбез”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.