Шәһәр башлыгы ата-аналарны һәм сабыйларны озак көтелгән вакыйга – яңа балалар бакчасы ачылу белән тәбрикләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин бүген мәркәзебез Казанның Идел буе районында яңа балалар бакчасын ачты. Мәктәпкәчә учреждение бу елны ачылган унсигезенче балалар бакчасы булды. Ел ахырына кадәр тагын 10 балалар бакчасы куллануга тапшырылачак.
Балаларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге әһәмиятле вакыйга белән котларга дип шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Илсур Һадиуллин, “Казаньцентрстрой” ААҖ подрядчы оешма директоры Ринат Сафин һәм башкалар килде.
90-нчы номерлы “Гөлбакча” балалар бакчасы Габишев урамы буенча 10а йортта урнашкан һәм 120 урынга исәпләнгән. Бинада спорт һәм музыка заллары, шулай ук башка бүлмәләр бар. Өстәмә белем бирү хезмәтләр оештыруы да планлаштырыла, бу – музыка, театр һәм хореография студияләре, интеллектуаль клуб, интерактив система буенча укыту. Мәктәпкәчә учреждение янындагы территория төзекләндерелгән, биредә уен һәм спорт мәйданчыклары оештырылган.
Илсур Метшин педагоглар балалар белән дәрес үткәргән вакытта бакчаның бүлмәләрен карап чыкты. Концерт залында балалар кунакларга җыр-биюле һәм шигырьле концерт тәкъдим иттеләр. Шәһәр башлыгы җыелганнарны озак көтелгән вакыйга – яңа балалар бакчасы ачылуы белән тәбрикләде.
Мэр ТР Президенты ярдәме белән республикада һәм башклабыз Казанда балалар өчен күп нәрсә эшләнүен билгеләде. “Быел республика программасы аркасында без яңа 28 балалар бакчасы салдык. “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын тормышка ашыру барышында без һәр елны 4-әр бакча төзеп, барлыгы 20 балалар бакчасы төзүне максат итеп куйдык. 4 ел эчендә башкалабызда 88 балалар бакчасы төзедек”, - диде шәһәр башлыгы һәм район башлыгына, подрядчыга сыйфатлы башкарылган эш өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм программасы ахырында Илсур Метшин сабыйларга зур бәйрәм торты һәм спорт җиһазы сатып алуга сертификат тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, Казанда быел ачылган балалар бакчасын исәпкә алып 304 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшләп килә, аларга 60025 бала йөри, шул исәптән Идел буе районында – 44 балалар бакчасы (11646 бала).