Казан Мэры тигез, гадел көрәш өчен тиешле шартлар булдырырга чакырды һәм Казан спортчыларына уңышлар теләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь). 22-сеннгән алып 27-нче октябрьгә кадәр Универсиада Авылы студентлар кампусы, IT-лицей һәм Казанның берничә спорт объектлары территториясендә Россиякүләм яшьләр форумы “Студентлар марафоны-2014” үтәчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Сергей Миронов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, ярышлар кысаларында Казанга Россиянең 30 төбәгеннән делегацияләр киләчәк. “Студентлар марафоны – зур фестиваль, ул үз эченә иҗади, спорт, интеллектуаль һәм белем бирү программаларын ала. Атна дәвамында илнең иң көчле югары уку йортларыннан 30-лап спортчы 30-дан артык ярыш төрләрендә һәм конкурсларда катнашчак”, - дип белдерде Сергей Миронов.
Марафон ТР Хөкүмәте һәм ТР Балалар һәм яшьләр эшләре министрлыгы катнашлыгында Россиянең Яшьләр эшләре федераль агентлыгы химаясе астында уздырылачак. Мәскәүнең Яшьләр сәясәте үзәге һәм Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештыручылар булып тора.
Казан Мэры Илсур Метшин, бөтен Россиядән иң креатив һәм алдынгы карашлы яшьләрне җыеп, Казан янә бер мәртәбә үзен, меңьеллык тарихка ия булуына карамастан, яшьләр шәһәре буларак таныта алачак, дип билгеләп үтте. Казан Мэры тигез, гадел көрәш өчен тиешле шартлар булдырырга чакырды һәм Казан спортчыларына уңышлар теләде.
Фото www.studmarafon.ru сайтыннан алынды.