Илсур Метшин яшь хезмәткәрләргә эшләрендә уңышлар теләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь). Бүген шәһәрнең Башкарма комитетында яңа биш хезмәткәргә таныклыклар тапшырдылар. Казан Мэры Илсур Метшин яшь хезмәткәрләрне эшкә урнашулары белән тәбрикләде һәм уңышлар теләде.
Таныклыклар Торак-коммуналь хуҗалык комитетының әйдәп баручы белгече Марат Воровскихка, Архитектура һәм шәһәр төзелеш идарәсенең юрисконсультанты Анна Ивановага, Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсенең әйдәп баручы белгече Алмаз Садыйковка, Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсенең әйдәп баручы белгече Данис Садыйковка, Кадрлар сәясәте идарәсенең беренче категория белгече Альбина Сөләймановага тапшырдылар.
Илсур Метшин Башкарма комитетта эшнең зур җаваплылык белән бәйле булганын билгеләде. “Безгә килеп кушылган яшь хезмәткәрләр хакимият органнарын тәкъдим иткәннәрен истә тотарга тиеш. Проблемалары белән килгән казанлылар хакимиятне муниципаль, республика һәм федеральга бүлми. Алар тулаем хакимият турында фикер йөртә. Без казанлыларның һәрберсенә хөрмәт итеп һәм игътибарлы мөгамәләдә булырга тиеш. Һәр мөрәҗәгать итүчедә әниегезне, әбиегезне, апагызны күрергә тиешсез. Һәр мөрәҗәгать итүчене тыңлап, проблемаларына төшенеп, өмет бирергә тиешбез. Моның өчен сабырлык, профессионализм һәм кешеләргә ярату булырга тиеш. Хакимияттә кешеләр белән эшләү – аерым бер вазифа. Коллективыбызга рәхим итегез!” – диде Мэр.