Традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь). Традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ел ахырына кадәр тагын 10 ярминкә эшен оештыру планлаштыра. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе кысаларында Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров хәбәр итте.
Ярминкәләр Казанда җиде шәһәр мәйданында уза: Авиатөзелеш районында 123-нче номерлы һөнәри лицей каршындагы мәйданда, Яңа Савин районындагы базарда, Киров һәм Мәскәү районнарындагы “Удачак” һәм “Ягодная слобода” базарларында, Вахитов районындагы Чехов базарында, Совет районындагы Агросәнәгать паркында һәм Дәрвишләр бистәсендәге базарда.
Илдар Шакиров сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы продукциясе халыкта популярлык казанган. “6-нчы сентябрьдән башлап, шәһәрдә 7 ярминкә оештырылды, 166 млн сумга товар китерелгән. Товарларның мәҗбүри исемлеге расланган, бәяләрнең тәкъдим ителә торган дәрәҗәсе билгеләнгән. Шулай итеп, мисал өчен, сыер итенә бәя килограммы өчен 230 сум, ун йомырка 35 сум, бер литр сөт 23 сум, бәрәңгенең килограммы 12 сум тора. Кибеттәге бәя белән чагыштырганда, бу арзанрак килеп чыга дигән сүз. Районнар администрацияләре җаваплы структуралар белән эшмәкәрләр өчен кирәкле шартлар булдырды, мәйданчыклар чистартылган һәм төзекләндерелгән, хокук саклау органнары хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен саклый”, - дип хәбәр итте ул.
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27-нче декабрьгә дәвам итәчәк. Ел ахырына кадәр тагын 10 ярминкә оештырылачак.
Илсур Метшин халык өчен мондый чараларның әһәмиятле булганын билгеләде. “Ярминкәләр өчен урыннар санының артуы яхшы. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә рәхмәт”, - диде Мэр һәм район башлыкларына ярминкәләр өчен өстәмә мәйданчыклар оештыру мәсьәләсен карап тикшерергә кушты.