Казанның С.Хәким урамындагы яңа светофорлар 10 көннән эксплуатациягә тапшырылачак
Илсур Метшин Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсенә урам-юл челтәре элементлары эше белән бәйле булган мәсьәләләрне даими контроль астында тотарга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь). Бүгенге көндә С.Хәким урамында эшләми торган светофорлар тагы 10 көннән эксплуатациягә тапшырылачак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин җиткерде.
С.Хәким урамына алмаш булган Чистай урамы юлында яңа светофорлар бу елның җәй аенда барлыкка килде. Әмма дөрес урнаштырылмау сәбәпле, алар озак эшли алмады. Марат Сәмигуллин сүзләренә караганда, моның сәбәбе – подрядчы оешмаларның хатасы. “Светофорларны урнаштыру эше әлеге участокта 70%-ка башкарылган. Объектлар 10 көннән соң эксплуатацияләнәчәк”, - дип белдерде ул.
Илсур Метшин Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсенә урам-юл челтәре элементлары эше белән бәйле булган мәсьәләләрне даими контроль астында тотарга кушты. “Мәсьәлә күтәрелде. Мондый мәсьәләләрне ТР Президентында атна саен үтә торган төзелеш киңәшмәләрендә дә карыйбыз. Җәй бетте, әмма төзелеш сезоны ахырына кайбер предприятиеләр җитешсезлекләр калдырган. Әлеге эш тулысынча эшләнеп бетергә тиеш”, - дип билгеләде Мэр.