Илсур Метшин юл эшчеләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм үткән һөнәри бәйрәмнәре белән котлап үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь). 17-сеннән алып 20-нче октябрьгә кадәр Казан юлларында 210 юл техника берәмлеге эшләде. Бозлавык барлыкка килмәсен өчен 370 тонна махсус материаль кулланылды. Шул рәвешле беренче суыклар башлану белән бозлавыкларны булдырмый калуга ирештек. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитет җиткәчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, оператив эш аркасында аварияләр булдырылмый калынган. “17-сеннән алып 20-нче октябрьгә кадәр көненә 105 техника эшкә чыккан. Бозлавыкка каршы материаль аеруча да куркыныч саналган участоклар – күпер, җәяүлеләр кичү юллары, тукталышларда кулланылды. Шул рәвешле шәһәр урамнарында бозлавыкны булдырмый калырга ирештек”, - дип җиткерде Игорь Куляжев.
Илсур Метшин юл эшчеләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм үткән һөнәри бәйрәмнәре белән котлап үтте. “Кичә юл эшчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Юл хуҗалыгы хезмткәрләре көнен билгеләп үтте. Котлауларга без дә кушылабыз. Безнең юл эшчеләре вазифаларын җиренә җиткереп башкара. Беренче суыкларда ук оператив эшләвегез яхшы булды. Бу әле сезонның башы гына, алда тагы да көчлерәк суыклар көтә һәм шул рәвешле мартның беренче декадасына кадәр дәвам итәчәк. Кышны әзерлекле килеш каршы алырга кирәк”, - дип билгеләде Мэр һәм юл эшчеләренә төп магистральләргә генә түгел, җәяүлеләр кичү юлларына, тротуарларга да игътибарлы булырга чакырды.
Шәһәр җитәкчесе автомобиль хуҗаларына да машина тәгәрмәчләрен алыштырыр чак җиткәнлеген искә төшереп, кышны зерлекле килеш каршы алырга, чакырды.