Казанда җылылык җибәрү мәсьәләләре буенча шәһәрлеләрдән килгән мөрәҗәгатьләр саны кимегән
Проблемалар булган йортлар Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты контроле астында һәм алар тиз арада хәл ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь). Соңгы берничә көн эчендә казанлылардан җылылык бирү мәсьәләләренә кагылышлы килгән мөрәҗәгатьләрнең саны күпкә кимеде. Проблемалар булган йортлар Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты контроле астында һәм алар тиз арада хәл ителәчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.
Җылылык бирү мәсьәләләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итәр өчен Казанда кайнар линия оештырылды. “Соңгы берничә көндә мөрәҗәгатьләрнең саны минимумга төште. Заявкалар “Ачык Казан” системасына килүләрен дәвам итә. Һәрбер мөрәҗәгать буенча подрядчылар һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар белән берлектә эшлибез. Бүгенге көндә җылылык җибәрү барышы төгәлләнде дисәк тә була. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләр безнең контроль астында”, - диде ул.
Илсур Метшин узган атнада иң күп мөрәҗәгатьләр килгән йортларда булып кайткан иде, ул мондый шикаятьләргә вакытында җавап кайтарырга һәм тиешле чаралар күрергә чакырды. “Шәһәр хуҗалыгы – зур тере организм, ул бердәм эшләргә тиеш. Җылылык җибәрү мәсьәләләре буенча килгән теләсә-кайсы мөрәҗәгать оператив рәвештә каралырга тиеш. “Ачык Казан” хезмәте моны безгә реаль вакыт режимында башкарырга мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклады Мэр.