Республика башлыгы һәм Казан Мэры Илсур Метшин алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлар белән бергә агачлар утыртты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин “Казан” гаилә үзәге янында агач утыртуда катнаштылар.
“Яшел рекорд” акциясе кысаларында узган чарада катнашуга шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева, Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев кушылды. Агач утыртуда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев, “Горводзеленхоз” МУП идарәчесе Роза Җәббарова һәм башкалар катнашты.
Республика башлыгы һәм Казан Мэры Илсур Метшин алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлар белән бергә агачлар утыртты.
Биш гаиләнең өчесе быел бриллиант туйларын билгеләп үтә. Люция белән Ялкын Вәлиевлар агымдагы елның июль аенда 60 еллык юбилейларын уздырган. Ялкын әфәнде "Союз" тәҗрибә-конструкторлык бюросында баш конструктор урынбасары булып эшләсә, анын хәләл җефете - Татарстан дәүләт музеенда.
Август аенда Борис һәм Ия Криницыннар да 60 еллык юбилейларын үткәргән. Үз вакытында гаилә башлыгы Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария бүлеген җитәкләгән, ә тормыш иптәше шәһәр тубдиспансерында фтизиатр-флюорографист булып эшләгән.
Мөнир һәм Луиза Абдуллиннарның нәкъ менә бүген алтын туйлары икән. Гаилә башлыгы 45 ел буе "Ватаным Татарстан" газетасында журналист булып эшләгән, ә Луиза Абдуллина беренче балалар сырхауханәсендә лаборантка булган.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә агачны Александр һәм Анна Голяковлар да утыртты. Бүген бу парның тормышы әле башлана гына.
Республика башлыгы һәр гаиләгә агач үсентесе бүләк итте һәм истәлек өчен фотога төште.