Казан Мэры Авиатөзелеш районындагы “Мотор” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә булып кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). Казанда балалар яшәү урыны буенча уңайлы булган җирдә спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, шәһәр районнарында спорт инфраструктурасын үстерү зарур. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казанның Авиатөзелеш районында “Мотор” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә визиты вакытында шундый фикер белдерде.
Мэрны Авитөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, Казан Башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, Башкарма комитетның капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин, “Рубин” ФК генераль директоры Айрат Гәрәев, “Мотор” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Сергей Куприянов һ.б. озата йөрде.
Спортивная школа «Мотор» - одна из старейших в городе. На сегодняшний день в школе обучается 568 детей, работает 41 группа, в которых можно заниматься футболом, боксом, волейболом, кикбоксингом, легкой атлетикой, пауэрлифтингом и другими видами спорта. По словам Ильгиза Фахриева, спортивная школа «Мотор» является одной из ключевых для района. «Построенный к Универсиаде спортивный комплекс «Триумф» значительно снял напряжение по Авиастроительному району. Тем не менее, необходимо обновление стадиона «Мотор», поскольку он дополняет спортивную инфраструктуру этой части города», - сказал он.
Илсур Метшин футбол, бокс, ирекле көрәш дәресләре өчен билгеләнгән залларны караган һәм яшь спортчыларның уңышлары белән кызыксынды. “Безнең мәктәп спортчыларының уңышлары шактый. Әйтик, 2011 елда мәктәп укучысы Европа чемпионатында 3-нче урынны алды, 2013 елда спортның шул төре буенча тагын бер укучы 2-нче урынны алды, шул ук елны дөнья чемпионатында 9-нчы урынны алдык”, - дип сөйләп үтте Сергей Куприянов.
Балаларның уңышларына карамастан, мәктәпнең матди-техник кыенлыклары да бар. Мәктәп директоры сүзләренә караганда, 1947 елда төзелгән бина капиталь ремонт таләп итә. Мәктәп янындагы футбол кырына аерым игътибар кирәк, анда газон юк. Хәзер яңа уен кыры ясау өчен территория чистартыла, стадионны яңарту проекты әзерләнә. Илсур Метшин “Рубин” ФК һәм район предприятиеләре җитәкчелеген әлеге эшкә кушылырга чакырды.
Илсур Метшин, казанлыларның спорт өлкәсендәге уңышлары шәһәрдә тудырылган шартлардан тора, дип билгеләп үтте. “Җитди нәтиҗәләргә ирешкән һәм шәһәр һәм республика җыелма командаларына кертелгән спортчылар Универсиадага төзелгән үзәк стадионнарга килә ала. Ә яшь спортчыларга килгәндә, безнең бурыч – аларга яшәү урыны буенча спорт һәм физкультура дәресләре алу өчен шартлар булдыру, бу Авиатөзелеш районында яшәүче балалар, шәһәр үзәгенә бармыйча гына, спортның яраткан төрләре белән шөгыльләнә алсын өчен кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.