Программа кысаларында быел мәркәзебез Казанда 188 йорт ремонтланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). Казанда Щапов урамы буенча 18-нче номерлы йортта капиталь ремонт тәмамланып килә. Бу – 2014 елга торакны капиталь ремонтлау программасына кертелгән соңгы йорт. Программа кысаларында быел мәркәзебез Казанда 188 йорт ремонтланган, шул исәптән – 10-сы акчаны экономияләү хисабына. Башкарылган эшләрнең сыйфатын беренчеләрдән булып Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.
Шәһәр башлыгын Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин, “Ермак” ҖЧҖ директоры Сергей Яруллин һәм башкалар озата йөрде.
Щапов урамы буенча 18-нче номерлы аз катлы ике подъездлы йортта 21 фатир бар һәм ул 90-нчы елларда салынган. Бу йортта яшәүчеләр сүзләренә караганда, монда күченүгә үк йортта проблемалар башланган. “Өч-дүрт ел элек безгә биредә яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр килде. Әлеге йортны ремонтлауга тотына алмадык, шуңа күрә капиталь ремонтлау исемлегендә искерәк йортлар бар иде. Быел акча таба алуыбыз бик яхшы булды”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Подрядчы оешма директоры Сергей Яруллин сүзләренә караганда, йортта эшләр комплексы башкарылган, шул исәптән су торбалары, канализация, җылыту системалары яңартылган, түбә һәм фасад ремонтланган. Хәзерге вакытта бинада тышкы һәм эчке отделка эшләре тәмамланып килә. Сүз уңаеннан, ремонтланган түбә мәйданы биш катлы йорт түбәсе мәйданына тиң. “Йорт гади түгел, әмма подрядчы беренче ел гына эшләми, шуңа күрә эшләр сыйфатлы башкарылган. Фундаментны ныгытуның зарурилыгы йортны ремонтлауны катлауландырган. Йортның фасады буенча чатнаган урыннары бар иде, бинаның бөтенлеге бозылган иде. Фундаментны һәм тышкы стеналарны ныгыту эшләре башкарылды”, - дип өстәде Асия Гудзь.
Илсур Метшин быел тулаем алганда шәһәрдә капиталь ремонт программасы буенча 188 йорт ремонтланганлыгын җиткерде. “Җитди программа, зур күләмдә финанслауны таләп итә. 5% азрагын безгә федераль үзәк бирә, өчтән бер өлешен республика бүлеп бирә, 20% артыгы – җирле бюджеттан, калган өлеше – милекчеләр акчасы. Шуңа күрә казанлыларга мөрәҗәгать итәбез: капиталь ремонтка – ә бу квадрат метрга 5 сум – бирергә кирәк. Федераль үзәк, республикабыз һәм шәһәребезнең уртак көче һәм тырышлыгы белән без әлеге йортның 20 еллык проблемасын хәл итә алдык”, - диде Мэр һәм биредә яшәүчеләр белән бергә “Яшел рекорд” кысаларында йорт янындагы территорияне төзекләндерү эшен оештырырга кушты.