"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында 1548 беренче сыйныф укучысы мәктәп портфельләре белән тәэмин ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). Бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин яңа уку елына әзерлек турында сөйләп үтте.
Аның сүзләренә караганда, 1-нче сентябрьгә Казанда парта артына 106 меңнән артык укучы утырачак, аларның 11 меңнән артыгы – мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр, ә балалар бакчаларына 59 меңнән артык бала киләчәк. Традиция буенча беренче сыйныфка килүче барлык укучыларга да Казан Мэриясеннән бүләк – “Балалар Әлифбасы” бирелә, аның эчтәлеге Мәдәният елы кысаларында билгеләнгән.
Илсур Һадиуллин “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында 1548 беренче сыйныф укучысы мәктәп портфельләре белән тәэмин ителгәнлеген билгеләп үтте. Авыр тормыш хәлендәге гаиләләрнең 219 баласына мәктәп кирәк-яраклары (канцтоварлар) тапшырылачак, күпбалалы гаиләләрдәге 23 сабый мәктәп һәм спорт формалары белән тәэмин ителәчәк.
Докладчы сүзләренә караганда, Украинадан килгән 116 качакка да ярдәм күрсәтелә. Бүгенге көндә Казанга 272 бала килгән, шуларның 108-е – мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм 164-е – мәктәп укучылары.
Яңа уку елында мәгариф объектлары ачылышы көтелә, республикада беренче Милли мәгариф үзәге ачылачак, “Мәктәп автобусы” программасы тормышка ашырыла.
Докладчы куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә аерым тукталып үтте. Аның сүзләренә караганда, янгынга каршы чаралар оештыруны финанслауга 52 млн. сумнан артык акча бүленгән, видеокүзәтү җайланмаларын урнаштыру һәм саклау системаларын тәэмин итүгә - 49 млн. сум.
Илсур Һадиуллин мәгариф өлкәсендәге сөенечле үзгәрешләргә тукталып үтте. Казан мәктәпләрендә заманча материаль-техник база булдырыла: агымдагы елда мебель, компьютер техникасы, спорт һәм медицина җиһазлары алуга 87 млн. 487 мең сум акча бүленгән. Хәзерге вакытта уку-укыту процессына мәктәпләрнең барысы да әзер.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа уку елында шактый гына үзгәрешләр дә көтелә. Яңалыкларның күпчелеге бердәм дәүләт имтиханнарын бирүгә кагыла: аны теләгән һәркем дә вакытыннан алда бирә алачак, шулай ук БДИ-га кертелү өчен 11 сыйныфларга инша язу кертеләчәк. Моннан кала Казан укучылары өчен “Без бергә!” проекты эшләячәк, аның кысаларында игелек дәресләре, Украина качакларына ярдәм күрсәтү, экстремизм һәм ксенофобиягә профилактик чаралар күрү, “Җиңү йолдызы” шәһәр проекты уздыру каралган.
“Мәктәпләрне кабул итә торган комиссияләр бу көннәрдә эшләрен тәмамлый. Һәрбер мәсьәләгә дә якын килергә кирәк, безнең өчен вак эш юк! Уку-укыту процессына барлык мәктәпләр дә әзер булырга тиеш”, - дигән бурыч куйды Казан Мэры Илсур Метшин.
Ул Казан укытучылары һәм мәктәп җитәкчеләре горурланырлык нәтиҗәләр җитәрлек булуын искәртеп узды. “Башкала мәгарифе БДИ буенча да, олимпиадаларда җиңү нәтиҗәләре буенча да алдынгылардан. Миллион халкы булган башка шәһәрләр арасында безнең уңышлар җитди”, - дип билгеләде Мэр.
Мэр шулай ук кадрларның квалификациясен үстерү кирәклеген дә билгеләп үтте. “Укытучы һөнәреннән дә җаваплырак һәм хөрмәткә лаеграк һөнәр юк. “Мөгаллим үзе дә гел укучы булып кала бирә, бигрәк тә бүгенге 21 гасырда, көн саен үзгәрешләр алып килә торган чорда. Укытучы һәрвакытта да үзгәрешләрнең иң алгы сафында торырга тиеш”, - диде ул.
“Укучыларның мәктәптән нинди булып чыгуларына карап, шәһәр, республика, җәмгыять һәм тулаем илнең киләчәге билгеләнә. Шуңа да мәгариф үсешенә зур игътибар бирдек, бирәбез һәм алга таба да бирәчәкбез!”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Фото shkolazhizni.ru сайтыннан.