1-нче сентябрьдә Казанда агымдагы елда республика программасы буенча капремонт үткәрелгән барлык 25 мәктәп тә үз ишекләрен ачачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). 1-нче сентябрьдә Казанда агымдагы елда республика программасы буенча капремонт үткәрелгән барлык 25 мәктәп тә үз ишекләрен ачачак. Сигез төрле эшне башкару өчен бюджеттан 522 млн.сум акча бүленгән, моннан кала 81,5 млн.сум күләмендә өстәмә акчаны ТР Президенты бүлеп биргән. Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында 2014 елда мәктәпләргә капремонт үткәрү программасын тормышка ашыру турында сөйләп үтте.
Мәктәпләргә капремонт ясау эшләренең бер өлеше инде февраль аенда ук башланып китте. Бүгенге көндә “Ремонтстройсервис” ябык акционерлык җәмгыяте һәм “Татлизинг” дәүләт унитар предприятиесенең генераль подрядчы оешмалары 25 мәктәптә дә барлык сигез төр эшне тәмамладылар. Искәндәр Гыйниятуллин әлеге мәктәпләрнең барысы да 1-нче сентябрьгә үз ишекләрен ачачаклар дип җиткерде.
ТКХ комитеты рәисе сүзләренә караганда, ТР Президенты тарафыннан бүлеп бирелгән 81,5 млн.сум акча капремонт программасын 100%-ка башкарырга ярдәм иткән. Әлеге акчалар ярдәмендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төзелгән якынча сметадагы җитешсезлекләр бетерелгән. Бүлеп бирелгән акчага Совет районының 166-нчы номерлы мәктәбендә, Идел буе районының 52-нче номерлы гимназиясендә, 83-нче номерлы лицеенда, 95-нче номерлы мәктәбендә һәм Мәскәү районының 34-нче номерлы мәктәбендә ремонт эшләре башкарылган.
Илсур Метшин билгеләп узганча, килеп чыккан проблеманы вакытында хәл итү мәктәпләрдәге капремонтны билгеләнгән срокларга башкарырга ярдәм иткән. Шәһәр җитәкчесе район башлыкларына, Башкарма комитет җитәкчесенә киләсе елда программаны төзегән вакытта сметаның нюансларын исәпкә алырга чакырды.
Мәктәпләргә капремонт үткәргән вакытта төрле оешмалар һәм предприятиеләр дә зур ярдәм күрсәткән, алар “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында үзләренең шефлыгы астындагы мәктәпләренә иганәче булганнар.
Илсур Метшин мәктәпләрнең шефларына, кайчандыр әлеге мәктәпне тәмамлап, хәзер иганәче буларак катнашкан кешеләргә, ремонт эшләрендә катнашкан депутатларга рәхмәтен белдерде. “Аларның акчаларына программага кертелмәгән эш төрләре башкарылды. Әлеге эшнең киләчәктә дә дәвамлы булуы мөһим”, - дип билгеләде Мэр.
Мәктәпләргә капремонт ясау вакытында “Һәркемгә дә уңайлы мохит” программасы да исәпкә алынды, аның кысаларында 23 Казан мәктәбендә (шул исәптән капремонт программасына кертелгән 8 мәктәптә дә) "Метроэлектротранс” МУП генераль подрядчысы тарафыннан физик яктан мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар өчен уңайлы шартлар булдыру буенча эшләр башкарылган.
Илсур Метшин “Һәркемгә дә уңайлы мохит” программасын тормышка ашыруның әһәмиятлелеген билгеләп үтте. “Мәктәп һәркемгә дә уңайлы булырга тиеш, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен дә. Аларның барысына да тиешле уңайлыклар каралган”, - дип билгеләде Мэр.
Казанда иң яхшы ремонтланган мәктәпкә конкурс үткәрү – әлеге программага нәтиҗә чыгару булып торачак. Җиңүгә Яңа Савин районының 71-нче номерлы мәктәбе, Идел буе районының 83-нче номерлы лицее, Мәскәү районының 122-нче гимназиясе, Совет районының 166-нчы мәктәбе дәгъва кыла.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган мәктәпләргә капремонт ясау бишьеллык программасы киләчәктә дә дәвам ителәчәк. “Киләсе ике елда тагы 45 мәктәпкә ремонт үткәрү күздә тотыла. Шул рәвешле 30 елдан элегрәк төзелгән Казан мәктәпләренең барлык 133-е дә “икенче тормыш” алачаклар, бу исә шәһәрдәге белем бирү учреждениеләренең 78% дигән сүз”, - дип планнары белән бүлеште Искәндәр Гыйниятуллин.
Шәһәр җитәкчесе мәктәпләрдә сыйфатлы итеп башкарылган капремонт директорлар һәм укытучыларга да зур стимул булыр дигән өметен белдерде. “Президент программасы өч ел гамәлдә булган вакытта без Казандагы мәктәпләрнең яртысыннан күбесен ремонтладык. Бу максатка моңа кадәр күрелмәгән акчалар тотылды – 2 млрд. сумга якын. Капремонтның сыйфатлы башкарылуын күрәбез, барысы да күз явын алырлык. Зур эш башкарылды, балалар өчен яңа яхшы шартлар булдырылды. Мәктәп коллективы һәм җитәкчелеге төп көчен сыйфатлы белем бирүгә юнәлтер дип ышанып калабыз”, - дип ассызыклады Мэр.