(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). 30-нчы августта Горький исемендәге үзәк мәдәни һәм ял итү паркында узачак “Әдәби ишегалды”нда Россия театры һәм кино актрисасы, телевидение алып баручысы Мария Голубкина шигырьләр укыячак. Бу һәм башка яңалыклар турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева сөйләп үтте.
Айгөл Горнышева искәртеп узганча, 30-нчы августта шәһәрдә танылган сәнгать хезмәткәрләре катнашлыгында күптөрле чаралар булуы планлаштырылган.
Иске Татар бистәсе территориясендә “Казан ишегалды” скульптура ансамбле ачылачак һәм студентлар арасында уздырылган беренче шәһәр жанр скульптурасы конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү көтелә. “Казан” гаилә үзәге янында Эльмир Низамовның Ренат Харис сүзләренә язылган “Алтын Казан” беренче татар мюзиклы куелышы булачак. Әлеге проект ТР Президенты һәм Казан Мэры химаясе астында тормышка ашырыла. Тамашада танылган артистлар чыгыш ясаячак, алар арасында ТР халык артисты Эльмира Кәлимуллина да бар.
Моннан кала, шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары өчен күптөрле чаралар оештырыла: Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада алман опера җырчысы Симон Кермес катнашлыгында “Казан көзе” дип исемләнгән фестиваль, Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы һәм Г.Камал театры каршында “Уйна, гармун!” фестивале, Милли-мәдәни үзәк янында “Яр” (“Берег”) фестивале, Б.Урманче скверында сәнгать паркы һәм “Казан-Арена” стадионы каршында яшьләр өчен кичке программа. Соңыннан традиция буенча Казансу акваториясе өстендә салют атачаклар.
Айгөл Горнышева шулай ук киләсе елда Казан үзенең 1010 еллыгын билгеләп үтәчәклеген искә төшереп узды.
Казан Мэры Илсур Метшин докладчының программаның кайбер вакыйгаларына гына тукталганын ассызыклап үтте, Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненең программасы эчтәлеклерәк булачак, диде ул.
Мэр әлеге көнне район башлыкларын һәм Эчке эшләр идарәсен шәһәрлеләрнең иминлеген һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча тиешле чаралар күрергә чакырды.