2139 гаилә якынча исемлектән төп реестрга күчерелгән, тагы 3400 гаилә октябрь аенда Дәүләт торак фонды белән килешү төзи алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгат Абдуллин Казанның “Салават күпере” районы төзелешен карап кайттылар. Биредә хәзерге вакытта 6426 фатирга 22 йорт төзелә, аларны 2015 елның көзендә кулланышка тапшырачаклар. Очрашу барышында Казан Мэрына социаль ипотека буенча җыелган чиратның “җанланып” китүен хәбәр иттеләр – 2139 гаилә якынча исемлектән төп реестрга күчерелгән. Тагы 3400 гаилә, Тәлгат Абдуллин сүзләренә караганда, октябрь аенда Дәүләт торак фонды белән килешү төзи алачак.
Күчмә утырышта шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең Шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков һәм төзүче компанияләр вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, социаль ипотека программасы кысаларындагы “Салават күпере” торак комплексы төзелеше буенча масштаблы проект бу елның май аенда старт алды, ул вакытта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан истәлекле капсула салынды. Торак комплекста 1,5 млн. кв.м күпфатирлы торак төзеләчәк – бу бүгенге көндә бөтен Киров районы территориясенә караганда да күбрәк дигән сүз. Барлыгы “Салават күпере”ндә 50 меңнән артык кеше яшәчәк. Торак төзү белән беррәттән 22 балалар бакчасы, 7 мәктәп һәм поликлиниканы кулланышка тапшыру каралган.
Казан Мэры төззелешнең нинди стадиядә булуы белән кызыксынды. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта беренче чиратта 6426 фатирга исәпләнгән 22 йорт, 260 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы һәм 1224 урынга исәпләнгән 2 мәктәп төзелә. Бүгенге көндә 11 йортта субай сугу эшләре төгәлләнде һәм төгәлләнеп килә, 5 йортта бина фундаментының аскы өлешен күтәрү башланган. Подрядчы оешмаларның күбесе билгеләнгән вакытка сыеша.
Мэр ипотека буенча чират мәсьәләсе турында да кызыксынды. Марсель Габделхаков бүгенге көндә социаль ипотека буенча гомуми чиратта 7800 гаилә торуын җиткерде, төзелеш башланганнан соң аларның 2139-ы Дәүләт торак фондыннан төп исемлеккә күчерелгән. Әлеге гаиләләр килешүләр төзи һәм кертемнәр кертә башлый. Тагы 3400 гаиләне күчерү эше бара. Тәлгат Абдуллин Мэрны октябрьдә чират мәсьәләсе чишеләчәк дип ышандырды.