Бүләкләү тантанасы Казан шәһәре Думасының XXXIV сессиясе утырышы алдыннан булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан шәһәре Думасының XXXIV сессиясе утырышы алдыннан булды.
Аерым хөрмәтләү билгеләре белән Татарстан башкаласы үсешенә үзләреннән саллы өлеш керткән казанлылар бүләкләнде.
ТР Президенты Указы белән Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсе үсешенә үзеннән зур өлеш керткәне, муниципаль милек белән нәтиҗәле идарә иткәне өчен “Мактауга лаеклы хезмәт өчен” медале белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең киңәшчесе Ирек Фәттахов бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерүгә өлеш кертүе өчен “ТР җирле үзидарәләре үсешендәге казанышлары өчен” медале белән Казан шәһәре Думасындагы даими комиссиясенең законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча рәисе Рафаил Баһаветдинов бүләкләнде.
Профессиональ эшчәнлегендә ирешкән югары нәтиҗәле уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен “ТР атказанган юристы” мактаулы исеме “Агентство безопасности “КОНТР” ҖЧҖ хосусый саклау предприятиесе Директорлар советы рәисе, Казан шәһәре Думасы депутаты Илдус Янышевка бирелде.
Казан Мэры боерыгы белән күпьеллык намуслы хезмәте, Казан шәһәре үсешенә саллы өлеш керткәне өчен “Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән Татарстан башкаласы җитәкчесенең беренче урынбасары Оскар Прокопьев, “КОМЗ-Байгыш” ААҖ генераль директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Владимир Жданов, “Эбиволь” ЯАҖ генераль директоры Татьяна Забегина бүләкләнделәр.
Казанның төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткәне һәм хезмәте өчен “Мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе “Ак Барс Строй” ҖЧҖ директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Эдуард Галеевка тапшырылды.
Казанның туризм тармагын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм хезмәте өчен Татарстан башкаласы Мэрының рәхмәте белән Тышкы элемтә һәм туризм комитетының туризм бүлеге башлыгы Юлия Караева бүләкләнде.
2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм уздыру эшләрендә катнашканы өчен Казан Мэрының рәхмәте белән “Сувар Эстейт” ЯАҖ генераль директоры Айрат Тумакаев бүләкләнде.