Казан депутатлары 13 мәсьәлә буенча фикер алышачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). Шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXXIV сессиясе башланды. Сессия Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә уза.
Теркәлү мәгълүматларыннан билгеле булганча, 50 депутатның 40-ы сессиядә катнаша – карар кабул итәр өчен кворум бар.
Көн кадагында 13 мәсьәлә тора:
Казан шәһәре районнарының участок сайлау комиссияләре составының резервына кертү өчен кандидатураларны тәкъдим итү турында;
Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы территориаль сайлау комиссиясе составына кандидатураларны тәкъдим итү турында;
Казан шәһәрендә опека һәм попечительлек турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 елга һәм планлы чор 2015 һәм 2016 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның прогнозлы планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан территориясендә планлаштырылган оештырулар һәм күпләп йортлар салу буенча шәһәр төзелеше проектын төзүнең җирле нормативы турында
Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр чикләрен билгеләү турында
Казан шәһәре Думасының кайбер карарларының гамәлдән чыгуын тану турында;
Казан шәһәре Думасының “Казанның Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан урамнарына исем кую турында;
Төрлесе.