Күчмә киңәшмәдә Илсур Метшин да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелеп килүче һәм торгызыла торган кайбер объектларны карап чыкты.
Беренче объект – Җиңү паркы (Ямашев проспекты һәм Бондаренко урамы киселеше), аның территориясендә масштаблы реконструкция бара. Исегезгә төшерәбез, бу мәйданчыкны реконструкцияләүгә республика бюджетыннан акчалар бүлеп бирелгән. Моннан тыш, шәһәр бюджетыннан акчалар һәм эшмәкәрләрнең һәм эре сәнәгать предприятиеләренең ирекле иганә акчалары кулланыла. Барлык эшләрне дә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына төгәлләү планлаштырыла. Җиңү паркында мемориаль зонаны яңарту, монда бирелгән хәрби техниканы тиешле кыяфәткә китерү, тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл кую (һәйкәл проектлар конкурсы йомгаклары буенча корылачак) күз алдында тотыла.
Паркны төзекләндерү планы өч этаптан тора, беренчесе –мемориаль зонаны реконструкцияләү. Шәһәр кешеләре өчен Җиңү паркында ачык һавада спорт мәйданчыклары, велосипед юллары, шулай ук балалар мәйданчыгы булдырырга тәкъдим ителә.
Җиңү пракы мәйданчыгында Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.
Икенче объект – Декабристлар урамындагы административ бина төзелеше мәйданчыгы.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Арбитраж судның (Ново-Песочная ур.) яңа бинасын төзүнең барышы белән танышты. Бина җиде катлы булачак, проект авторы – «Татинвестгражданпроект» ДУП, генераль подрядчысы – «Казан» ҖТБ.
Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар шулай ук Яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә чакырылганчы әзерләү үзәгендә (Мәүлетов ур., 5) булдылар. Хәзер монда төзелеш-ремонт эшләре алып барыла. Бу учреждение базасында инглиз һәм башка телләр өйрәтелә һәм инновацион технологияләр кулланыла торган халыкара мәктәп ачу күз алдында тотыла (19-нчы гимназия филиалы), дип хәбәр итә ТР Президенты сайты.