Казан Мэры Совет һәм Идел буе районнарының йорт ишегалларындагы төзекләндерү эшләр барышы белән танышып кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Идел буе һәм Совет районнары ишегалларында алып барыла торган төзекләндерү барышы белән танышып кайтты. Үзенең визиты барышында шәһәр җитәкчесе җирле халык белән аралашты, “биредә яшәүчеләр үзләренең фатирларында гына түгел, йорт яны территорияләренең хуҗалары да булып тора” дип билгеләде. Шуңа да ишегалдының тиешле дәрәҗәдә каралып торуы һәм матурлыгы турыдан-туры аларга да бәйле.
Шәһәр җитәкчесен эшлекле сәфәр барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, “Казметрострой” ААҖ җитәкчесе Марат Рәхимов һәм җирле идарәче компанияләр вәкилләре озата йөрде.
Идел буе районында Илсур Метшин Карбышев ур., 61 һәм 63/2, шулай ук Ак.Парин ур., 22 һәм 18 йортларын берләштерә торган ишегалды мәйданчыгында булды.
Яз аенда әлеге зур ишегалдында идарәче оешмалар көче белән балалар мәйданчыгы төзү карары кабул ителгән иде. Бүген исә биредә эш тулы көчкә алып барыла. Спорт мәйданчыгы өчен нигезе әзерләнгән, яңа эскәмияләр куеп утыралар.
Ишегалдында барлыкка киләчәк универсаль проект үз эченә ял зонасын, спорт мәйданчыгын алачак. Шулай ук ишегалдында уен комплексы, тау, комлык, таганнар, эскәмияләр, гимнастик комплекс, турниклар барлыкка киләчәк.
Илсур Метшин мәйданчыкны төзү эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлыкка кандидат булып торучы Марат Рәхимов ярдәм итә алачагын җиткерде. “Казметрострой” ААҖ җитәкчесе барлык проектларда ярдәм итә алачагын белдерде, “Сүз белән дә, эш белән дә булышачакбыз!” диде ул.
Совет районында шәһәр җитәкчесе Себер тракты буенча урнашкан ремонтланган ишегалларында булды. Рөстәм Гафаров Илсур Метшинга җиткергәнчә, ишегалларында асфальт катламы тулысынча алмаштырылган, шулай ук өстәмә парковка урыннары булдырылган.
Казан Мэры ишегалларында кайчан газон җәеләчәклеге белән кызыксынды. “Бер өлеше инде эшләнде, якын арада калганы да башкарылачак”, - дип ышандырды Рөстәм Гафаров.
Совет районы башлыгы шулай ук барлык эшләрнең дә җирле халык белән киңәшләшеп алып барылганын билгеләп үтте.
“Биредәге агачларны саклап калуыгыз яхшы, алар арасына эскәмияләрне дә куеп, ял зонасын да яисә спорт мәйданчыгын да ясап була. Хәзер монда чәчәклекләр ясап чыгарга кирәк. Киләсе елда “Чәчәк ата торган Казан” һәм “Яшел рекорд” проектлары кысаларында әлеге эшне башкарырга кирәк булачак. Тулаем алганда, Казанны төзекләндерү эшләре үзәк урамнарга гына түгел, ишегалларына да кагылуы бик яхшы”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, бу елда төзекләндерү программасы буенча 220 ишегалды һәм 25 квартал эченә керү юллары төзекләндереләчәк.