Август аенда Казанның Иске Татар бистәсендә бушлай интернетка тоташып булачак
Шулай ук Горький үзәк ял паркы һәм Казансу елгасы буенда да Wi-Fi урнаштыру буенча инженерлар эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). “Казанда бушлай Wi-Fi” проекты кысаларында, Казанның Иске Татар бистәсендә, мисалга, Каюм Насыйри урамында бушлай интернет барлыкка киләчәк. Ул 1-нче августтан эшли башлар дип көтелә. Шулай ук Горький үзәк ял паркы һәм Казансу елгасы буенда да Wi-Fi урнаштыру буенча инженерлар эшли. Бүген бу хакта башкала җитәкчелегенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мэрның IT үсеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе Дмитрий Еремеев җиткерде.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта бушлай Wi-Fi Казан метросының барлык станцияләрендә дә урнаштырылган. Шулай ук Җиңү, Меңьеллык, Петров, “Крылья Советов” паркларында, Сыртланова һәм Тынычлык урамнарындагы скверларда, “Эрмитаж” бакчасында, елга портында, “Казан” милли мәдәни үзәгендә дә бушлай интернеттан кулланып була. Бу исемлеккә Бауман урамы һәм “Казан” гаилә үзәге дә өстәлде.