Казан Мэрының беренче урынбасары вазыйфасына яңа кандидатураны билгеләү Казан шәһәре Думасының киләсе сессиясендә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). Бүген Казан шәһәре Думасының XXXIV сессиясендә яңа кадрлар билгеләнеше турында җиткерделәр. Моңарчы Казан Мэрының беренче урынбасары булып торган Оскар Прокопьев бүгеннән алып “Казан Банкы” директорлар советын җитәкләячәк.
Казан Мэры Илсур Метшин Оскар Прокопьевка беренче урынбасар вазыйфасындагы күпьеллык һәм уңышлы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе эшендә дә уңышлар теләде.
“Оскар Валерьевичның профессионал тәҗрибәсе “Казан Банкы”н яңа дәрәҗәгә җиткерер дип өметләнәбез. Өстенлекле мәсьәләләрнең берсе – кече эшмәкәрлекне үстерү. Үткән еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Оскар Валерьевич башкарып чыга алмаслык эш юк диярлек. Минем сүзләремә залдагы һәркем дә кушылыр дип уйлыйм”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Оскар Прокопьев та үз чиратында хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерде. “Бүген монда басып тору берникадәр дулкынландыргыч. Шушы ун ел эчендә кулга-кул тотынышып эшләгән һәркемгә рәхмәтемне әйтәсе килә. Илсур Рәисович, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә мөмкинлек тудырганыгыз өчен, кайчандыр миңа ышаныч белдергәнегез өчен рәхмәт сезгә. Әлеге вазыйфада мин зур тәҗрибә тупладым. Киләчәктә дә Казан файдасына эшләвемне дәвам итәчәкмен”, - диде ул.
Казан Мэрының беренче урынбасары вазыйфасына яңа кандидатураны билгеләү Казан шәһәре Думасының киләсе сессиясендә булачак. Шәһәр җитәкчесе барлык тәкъдимнәрне дә карарга әзер булуын белдерде.
Илсур Метшин шулай ук башка кадрлар үзгәреше турында да җиткерде. Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы вазыйфасына Рифат Ханнанов билгеләнгән.