“Дуслык” балалар бакчасы – ел башыннан бирле Совет районында ачылган бакчаларның икенчесе.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Казанның Совет районында 120 балага исәпләнгән 112-нче номерлы “Дуслык” яңа балалар бакчасы ачылды. Ачылыш тантанасында Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан Мэры Илсур Метшин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигьмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева, Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, “Ак таш” төзелеш компаниясенең генераль директоры Газинур Әхмәтов, Мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валентина Афонская һәм башкалар катнашты.
Балалар бакчасы ачылышы тантанасында кунаклар балаларның чыгышлары, бию-җырлары белән таныштылар. Моннан кала, Илсур Метшин һәм Энгель Фәттахов биредәге шартлар белән дә танышып чыкты. Бер бүлмәдә сабыйларның ата-аналары да утыра иде, Казан Мэры биредәге шартлардан канәгать булу-булмаулары турында кызыксынды. Ата-аналарның барысы да педагогик коллективтан да, бинадан да канәгать булуларын җиткерделәр.
Энгель Фәттахов искәртеп үткәнчә, Татарстанда балалар бакчасын төзү буенча өчьеллык программа эшли. Аның сүзләренә караганда, узган елда республикада балалар өчен 6 мең урынга мәктәпкәчә урчеждениеләр ачылган, ә бу елда исә тагы 11 мең урын барлыкка киләчәк.
Мәгариф министры тәрбиячеләрне, ата-аналарны һәм әлеге район балаларын заманча балалар бакчасы ачылу белән котлады һәм гомум белем бирү учреждениеләренең әһәмиятлелеген билгеләп үтте. “Балалар бакчасы – сабыйларны калдырып була торган урын гына түгел, биредә без балаларны гомуми башлангыч мәктәпкә әзерләргә тиешбез”, - дип җиткерде ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләрен.
Илсур Метшин да котлау сүзләренә кушылды. “Балалар бакчасы безнең сабыйларыбыгызга охшаган – шундый ук матур”, - диде ул.
Бәйрәм ахырында кунаклар балалар бакчасына проекцион техника, ноутбуклар, спорт җиһазлары өчен таныклык һәм балаларга татлы ризык – зур торт бүләк иттеләр.
Белешмә өчен. Совет районы буенча электрон чиратта 11 меңнән артык бала теркәлгән. “Дуслык” балалар бакчасы – ел башыннан бирле Совет районында ачылган бакчаларның икенчесе. Ел ахырына кадәр әлеге районда тагы 8 яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк.