Илсур Метшин “Медиалогия” рейтингында инде берничә ай лидерлык тота.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы төбәкләренең башкала җитәкчеләренең 2014 елның июль ае өчен чираттагы рейтингын әзерләде.
Ай нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчеләр арасында янә беренче урынга чыкты. Федераль һәм региональ ММЧ анализының нәтиҗәләре буенча аның медиаиндексы 2516,1 пунктлы булган.
Июль дәвамында ММЧ Татарстан башкаласы җитәкчесе катнашкан вакыйгаларның күпчелеген яктырткан. Аерым алганда, Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетның административ-техник инспекциясе сафларын намуссыз хезмәткәрләрдән чистартырга чакырды. Эштән азат итүләр хезмәти тикшерүләрнең нәтиҗәсе булып торачак, әлеге эшләрне шәһәр җитәкчесе якын арада тәмамларга кушты. Моннан кала ММЧ-нда Илсур Метшинның Мэриядәге кадрлар үзгәреше турында игълан итүе җиткерелгән, беренче вице-мэр Оскар Прокопьев үзенең вазыйфасыннан киткән һәм “Казан Банкына” күчкән.
Рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 13000 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелгән. Аңа Идел буе федераль округы төбәкләренең гамәлдәге башкала җитәкчеләре кергән.
Июль рейтингы буенча икенче урында 949,65 пунктлы медиаиндекс белән Самара Мэры Дмитрий Азаров тора. Өченчедә - Түбән Новгород Мэры Олег Сорокин (682,58 пункт), дип хәбәр ителә “Медиалогия” сайтында.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, Илсур Метшин “Медиалогия” рейтингында инде берничә ай лидерлык тота.