Якын арада Башкарма комитетта өлешкә кереп төзүдә катнашучыларның документларын тикшерү һәм реестр исемлегенә кертү буенча комиссия булдырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Бүгенге көндә Казанда өлешкә кереп төзү буенча проблемалы исемлектәге 82 йортның 75-ендә (8200 фатирдан артыграк) торак мәсьәләсе чишелгән. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов бүгенге “төзелеш чәршәмбәсе”ндә шәһәрдәге өлешкә кереп төзү барышы турында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, проблемалы 7 күпфатирлы йорт бар, алар буенча өлешкә кереп төзүдә катнашуга килешүләр төзелгән. Әлеге объектларның төзүчеләре өлешкә кереп төзүдә катнашучылар каршындагы үзләренең вазыйфаларын үтәмәгән.
Бүгенге көндә өлешкә кереп төзүдә алданган катнашучыларның проблемаларын чишү өчен шәһәр Башкарма комитеты инвесторлар эзли.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм республика Прокуратурасы белән берлектә 185 йортның (25787) төзелеше контрольгә алынган. Әлеге йортлар буенча 36 миллиард сумнан артыграк бәягә 13 меңнән артык килешү төзелгән.
Александр Лобов сөйләп үткәнчә, гражданнарны көн саен кабул итүдән һәм Төзелеш мәйданчыкларының торак сәясәте идарәсе хезмәткәрләренең объекттагы тикшерүләреннән кала шәһәр Башкарма комитеты төзелеш фирмаларының финанс нигезләмәләренә анализ үткәрә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча эш барышында ясалган тәртип бозу актлары төзелә. Бу елда прокуратура тарафыннан 18 күчмә тикшерү һәм гражданнар мөрәҗәгате буенча бер тикшерү ясалган. Бүгенге көндә Казанда өлешкә кереп төзү буенча, үз вазыйфаларын үтәмәгәннәре өчен, 4 җинаять эше кузгатылган, тагы 6-сы әлегә тикшерелә.
Александр Лобов фикеренчә, төзүчеләрнең җаваплылыгын арттыру өчен мәҗбүри иминиятләштерү килешүләре төзелергә тиеш. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанда алты төзүче (“Барс” ҖЧҖ, “Бриз” ҖЧҖ, “Молодежный” ТК” ҖЧҖ, “Союзагроснаб” ҖЧҖ, “Аркада” ТК” ҖЧҖ, “Тандем Д ҖЧҖ”.) өлешкә кереп төзүдә катнашучылар алдындагы вазыйфаларын иминиятләштергәннәр. Илсур Метшин иминиятләштерү өлешкә кереп фатир төзүдә катнашучыларның проблемасын чишәргә булышыр дигән өметен белдерде. “Барлык төзүчеләр дә иминиятләштерүне кертүдән канәгать түгел, әлбәттә. Әмма бу ОСАГО полисы кебек очрак. Әлеге механизм эшләп китәр, дип өметләнәбез”, - дип билгеләде Мэр.
Күрелгән чараларга карамастан, кайбер төзүчеләр фатирларны булдыру буенча яңа “җайлы” схемалар уйлап табалар. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, өлешкә кереп фатир алучыларның алдану очракларына юл куймаска кирәк. Мэр халыкны әлеге очраклар турында вакытында хәбәрдар тотарга кирәклеген искәртте.
Якын арада Башкарма комитетта өлешкә кереп төзүдә катнашучыларның документларын тикшерү һәм реестр исемлегенә кертү буенча комиссия булдырылачак. Әлеге комиссия турыдан-туры халык белән эшләр дип планлаштырыла.
Казан Мэры өлешкә кереп фатир алырга теләүчеләрнең проблемаларын чишү өстенлекле юнәлешләрдән саналганлыгын билгеләп үтте. “Һәр 82 йорт артында йөзләгән кеше һәм аларның җыеп килгән акчалар тора. Фатирның квадрат метрын сатып алу теләге кешеләрне үз акчаларын, беркем белән дә киңәшләшмичә, конторга илтеп бирергә мәҗбүр иткән. Аллага шөкер, хәзер бу тарих кына. Әлеге йортларның 90%-да проблемлар чишелде. Зур эш башкарылды. Калган гаиләләр белән дә ситуацияне чишәргә кирәк”, - дип ассызыклады Мэр һәм әлеге юнәлештәге эшне дәвам итәргә чакырды.