2014 елның беренче яртыеллыгында Казанда башкарылган төзү эшләре күләме әлеге тармакның тотрыклылыгын билгели.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 2014 елның беренче яртыеллыгында Казанда башкарылган төзү эшләре күләме әлеге тармакның тотрыклылыгын билгели. “Төзелеш чәршәмбе”сендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде. Казанда торак төзү барышы һәм тармакның тулаем торышы турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов чыгыш ясады.
Ул 6 ай нәтиҗәләре буенча Казанның куллануга тапшырыла торган торак күләме белән Идел буе федераль округында беренче урынга чыкканын хәбәр итте: 508 мең кв.м артык торак куллануга тапшырылган. Доклад белән чыгыш ясаучы хәбәр иткәнчә, шәһәрдә күптән түгел генә 2013 елгы Универсиада үткәрү белән бәйле гражданлык һәм спорт объектлары инфраструктурасы төзү буенча күпьеллык зур проект тәмамланды. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, Бөтендөнья студентлар уеннары төзелеш тармагы белән “көчле катализатор” булган, чара тәмамлану белән тармакның стагнациясенә кагылышлы һәм шактый күп югары квалификацияле персонал һәм куәтне югалту нигезле куркыныч туды. Әмма, докладчы ассызыклап узганча, статистика киресен раслый. 2014 елда төзелеш кимемәде, инфраструктура проектларын гамәлгә куюга юнәлеше үзгәртелде: мәктәпкәчә белем бирүнең региональ системаларын үстерү программалары, социаль, аренда һәм инвестиция торагы, дип билгеләде А.Нигъмәтҗанов.
Шулай итеп, Казанда “Салават күпере” ТК, “Иннополис” икътисади зонасын, “Смарт-Сити Казан”, “КЗСК - Силикон” ААҖ заводын төзү старт алды. Шулай ук метрополитенның чираттагы станцияләрен төзүгә әзерлек башланды. Моннан тыш, социаль-административ юнәлештәге объектлар тулы көчкә алып барыла: Җиңү паркы төзекләндерелә, Казансу елгасының яр буенда төзекләндерү эшләре алып барыла (Батурин урамы участогыннан “Казан” ММҮнә кадәр), Качалов исемендәге театрны реставрацияләүнең 3-нче этабы, ТР Арбитраж суды бинасын һәм Яңа Савин районында 1375 балага исәпләнгән мәктәбе төзелә.
Азат Нигъмәтҗанов Татарстанстат мәгълүматларын китерде, алар нигезендә Казанда 6 ай эчендә башкарылган эш күләме 33 млрд. 596,3 млн. сум тәшкил итте. “Төзелеш тармагына җәлеп ителгән кешеләр һәм компанияләр саны бары 0,75 %-ка кимеде”, - дип хәбәр итте ул.
Казан Мэры Илсур Метшин Казанның төзелеш комплексына янаган куркыныч белән килеште. “Чыннан да, Универсиададан соң төзелеш тармагында стагнация барлыккка килергә мөмкин, кешеләргә эш эзләргә туры киләчәк дигән курку булды. Әмма 33 млрд. сум, төзелеш тармагында хезмәт итүче 46 мең кеше – җитди саннар”, - дип билгеләде ул һәм тармакның тотрыклылыгын раслаганын белдерде.
“ТР Президентына, хөкүмәттән коллегаларыбызга ярдәме белән, “Иннополис”, “Смарт-Сити”, социаль ипотека һәм коммерция торагы аркасында төзүчеләргә эш бар”, - дип ассызыклады ул.
Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары А.Нигъмәтҗанов мәктәпкәчә белем бирү буенча төбәк системасын үстерү программасын гамәлгә кую барышы турында да хисап тотты. 4,2 мең урынга 30 балалар бакчасы төзелеше, 120 урынлы балалар бакчасын капиталь төзекләндерү каралган. Нәтиҗәдә, Казанда мәктәпкәчә учреждениеләрдә өстәмә 4620 яңа урын булдырылачак. Программага кертелгән инвестицияләр 2,6 млрд. сум тәшкил итә.
Докладны җиткерүче торак төзү өлкәсендәге казанышларны билгеләде. А.Нигъмәтҗанов мәгълүматларына караганда, 1-нче августка Казанда 508 мең кв.метрдан артык торак куллануга тапшырылган, шул исәптән 6 торак йорт социаль ипотека буенча һәм 396 мең кв.метр инвестиция торагы. Шулай итеп, торакны куллануга тапшыру буенча Казан Идел буе федераль округында беренчелеккә чыкты. Шул ук вакытта Спартак, Газ, Чапаев урамнарында һәм Оренбург трактында социаль ипотека программасы буенча йортлар төзү дәвам итә. Моннан тыш, “Доступное жилье” программасы буенча төзелә торган” Татарстан территориясенең иң эре объектларында – “Салават күпере” ТК төзү эшләре бара. Проект буенча 2015 елга Казан шәһәре Киров районының 360 га мәйданлы территориядә 50 мең кеше өчен 1,5 млн. кв.метр торак төзү планлаштырыла.
Шулай ук шәһәр территориясендә “Солнечный город” ТК, “Седьмое небо”, “Симфония”, “Изумрудный город”, “Залесный Сити” һәм башка шәхси төзүчеләрнең проектлары тормышка ашырыла.
“Икътисадта һәм базарда катлаулы хәл, моны төзелеш тармагы иң беренче булып сизә. Бу лакмус кәгазьләренең берсе. Шуңа карамастан, тармак үсеш кичерә, төзүчеләрнең эше бар”,- дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.