Әлеге мәйданчык шәһәрдәге “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында тапшырылырга тиешле 12 объектның берсе булып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәрнең Совет районында яңа универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасында катнашты. Журналистлар урамы, 9 адресы буенча урнашкан әлеге мәйданчык шәһәрдәге “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында тапшырылырга тиешле 12 объектның берсе булып тора.
Шәһәр җитәкчесен Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, “Таттелеком” ААҖ директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин һәм башкалар озата йөрде.
Ике ай эчендә төзелгән универсаль яңа спорт мәйданчыгы 110-нчы номерлы мәктәп янында Журналистлар ур., 11 һәм Ак.Кирпичников ур., 16 йортлары арасында урнашкан. Моңа кадәр әлеге урын ташландык хәлдә булган.
Казанлылардан килгән мөрәҗәгатьләр буенча территория тулысынча төзекләндерелде. Республика программасы нигезендә универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Йорт яны территорияләренә капиталь ремонт уздыру программасы кысаларында мәйданчык янындагы квартал эчендәге юлларга керү урыннары, шулай ук якындагы территория ремонтланган. Моннан кала, “Сервис-Гарант” идарәче компаниясе акчасына балалар мәйданчыгы булдырылган.
Илсур Метшин яңа комплексның барлык зоналарын да карап чыкты, балалар, җирле халык һәм спортчылар белән аралашты. Баскетбол кырыннан кала, яңа спорт-уен комплексы территориясендә волейбол, мини-футбол, урам тренажерлары мәйданчыгы, балалар өчен уен зонасы да урнашкан. Якындагы территориядә яшь агачлар һәм куаклар утыртылган.
Спорт мәйданчыгы ачылу тантанасына мәктәп укучылары, аларның укытучылары, якындагы йортларда яшәүче казанлылар җыелды. Алар өчен зур мәдәни һәм күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Илсур Метшин барысын да әлеге тантаналы чара белән котлады.
“Таттелеком” ААҖ директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин шәһәр мәктәпләре янында спорт мәйданчыкларын булдыру эше күптән алып барылганлыгын искәртеп үтте. “Мин сезне “Таттелеком” коллективы исеменнән спорт мәйданчыгын ачу тантанасы белән котлыйм. Безнең компания мондый башлангычларны һәрвакытта да хуплый. 2007 елдан бирле без мәктәп яннарындагы спорт мәйданчыкларын төзүдә катнашабыз, бүгенге көндә аларның саны республикада 250-дән артып китте. 110-нчы номерлы мәктәп – безнең күрше, ә күршеләргә һәрвакытта да ярдәм итәргә кирәк. Биредә ишегалдын тәртипкә китердек. Әлеге микрорайонда балаларның шатлануына һәм спорт белән шөгыльләнүләренә без бик сөенәбез. Аллаһы Тәгалә барчагызга да сәламәтлек бирсен”, - дип мөрәҗәгать итте депутат казанлыларга.
Илсур Метшин республика программасы буенча бу елда 12 спорт мәйданчыгы төзеләчәклеген билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе шулай ук идарәче компанияләргә, район администрациясенә, ТР Дәүләт Советы депутатларына төзелештә актив катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде.
Соңыннан спорт мәйданчыгында беренче тапкыр үткәрелгән “Әти, әни, мин – спортлы гаилә” ярышларының җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.