28 июльдә Казанның 53 мәчетендә Ураза гаетенә багышланган бәйрәм вәгазьләре укылачак
Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан эчке эшләр органнары тарафыннан бәйрәм тантаналары үтәчәк һәрбер объектта постка кешеләр куелачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). 28-нче июльдә мөселман календаре буенча Рамазан ае тәмамлана. Әлеге көнне иртә таңнан ук шәһәрнең барлык мәзчетләрендә дә бәйрәм вәгазьләре оештырылачак. Татарстан башкаласында Ураза гаетен уздыру турында бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов җиткерде.
Ирек Арсланов Казанда Ураза гаетенә әзерлек барышы турында сөйләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бәйрәм вәгазьләре шәһәрнең 53 мәчетендә үтәчәк һәм 4.50 сәгатьтә башланачаклар. Кол Шәриф мәчетендә вәгазьне ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыячак.
“Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан эчке эшләр органнары тарафыннан бәйрәм тантаналары үтәчәк һәрбер объектта постка кешеләр куелачак”, - дип җиткерде И.Арсланов.