Портал ачык мәгълүматлар өлкәсендә бердәм технологик сәясәтне формалаштыру һәм тормышка ашыру һәм бастырылган ачык мәгълүматлар нигезендә яңа коммерцияле һәм коммерцияле булмаган сервислар булдыру максаты белән булдырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). Ачык мәгълүматлар проектын тормышка ашыру кысаларында Казанда сынау режимында data.kzn.ru порталы үз эшен башлап җибәрде. Сервис кулланучылары биредә торак-коммуналь хуҗалык, кулланучылар базары һәм хезмәтләре, телекоммуникацияләр, социаль хезмәт күрсәтү, төзекләндерү, тышкы реклама һәм мәгълүмат урнаштыруга кагылышлы мәгълүматларны таба алачаклар.Якын арада порталга пассажир транспортының трекер мәгълүматлары урнаштырылачак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мэрның IT үсеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе Дмитрий Еремеев җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, портал ачык мәгълүматлар өлкәсендә бердәм технологик сәясәтне формалаштыру һәм тормышка ашыру һәм бастырылган ачык мәгълүматлар нигезендә яңа коммерцияле һәм коммерцияле булмаган сервислар булдыру максаты белән булдырылган. data.kzn.ru порталы ачык мәгүлүматларны формалаштыру, бастыру һәм куллану буенча киң җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек өчен мәйданчык булыр дип планлаштырыла, шул исәптән мәгълүматларга ихтыяҗлылык һәм сыйфат ягыннан элемтәгә чыгуны да булдыру күздә тотыла.
Дмитрий Еремеев эшмәкәрләрне һәм кулланучыларны порталның функциясен эшләүдә катнашырга чакырды. “Әлеге проект “приложение” эшләүчеләр һәм ачык мәгълүматларны киләчәктә кулланырга теләүчеләр өчен ачык. Мин ышанып калам, аларның тәкъдимнәре һәм төзәтмәләре максималь рәвештә мәгълүматлар бирә торган уңайлы интерфейс эшләргә, чыннан да аны файдалы мәгълүматлар белән тулыландырырга һәм актуальлеген тәэмин итәргә мөмкинлек тудырачак”, - диде Дмитрий Еремеев.
Ачык мәгълүматлар порталын эшләү белән беррәттән Казан Мэриясенең kzn.ru рәсми порталының яңа версиясе өстендә эш алып барыла, бу исә гражданнар һәм шәһәр хакимияте органнары һәм муниципалитет структуралары арасындагы хезмәттәшлекне тагы да җайлырак итәргә булышачак.