Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Советлар Союзы героен бер минут тынлык белән искә алдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). 89 яшендә Советлар Союзы Герое, Казанның мактаулы гражданины Сабир Әхтәмов арабыздан китеп барды. Аның үлеме республика халкы өчен авыр югалту булып тора. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте һәм Сабир Әхтәм улын бер минутлык тынлык белән искә алырга чакырды.
“Без соклана идек аңа, ул Казанның да, Татарстанның да ветераннар хәрәкәтенең авангардында торды. Аның китүе – барыбыз өчен дә зур югалту. Якты кеше, шул ук вакытта бик тыйнак. Аның юклыгы үзен сиздерәчәк әле! Җиңүнең 70 еллыгына кадәр яши алмавы аяныч”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр җитәкчесе сөйләп үткәнчә, Сабир Әхтәмов белән алар күптән түгел генә – 20-нче июньдә Җиңү паркын реконструкцияләү буенча планны тәкъдим итүдә очрашканнар. “Без Ветераннар советы белән һәр эшне җентекләп карадык, без эшнең нәтиҗәсен ничек күрәбез дә, аларның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына паркны ничек итеп күрәселәре килә - барысын да сөйләштек. Сабир Әхтәм улы, гадәттәгечә, көчле итеп чыгыш ясады, шулай да көче бетеп баруы сизелә иде инде”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Исегезгә төшерәбез, Сабир Әхтәм улы, әлеге очрашуда чыгыш ясаганда, паркны үзгәртү буенча үз теләкләрен җиткерде. “Булдырылганы яхшы, җимерергә киркми! Әмма өстиселәре әле бар. Яныннан үтәбез, әмма якында гына парк икәнен дә күрмибез. Һичшиксез, “Җиңү” сүзе әллә кайдан күренерлек итеп ясалырга тиеш!” – дигән иде ул чакта.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ветеранның теләкләре һичшиксез исәпкә алыначак, паркка керү урынында урнаштыру өчен Җиңү Орденын булдыру буенча эш инде башланган. “Без хәзер моның өстендә эшлибез, һәм бу Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның барысының да якты истәлеге булып торачак”, - дип ышандырды Илсур Метшин. Соңыннан бүлекчәләрнең җитәкчеләре яңа гына дөнья куйган Советлар Союзы Героен бер минут тынлык белән искә алдылар.