Казан Мэры Җиңү паркындагы эш барышы белән танышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Казанның реконструкцияләнгән Җиңү паркында бүгеннән стелаларны һәм мемориаль зонаның колонналар тезмәсен яңа материал белән тышлый башладылар. Мемориаль зонаны реставрацияләү буенча барлык төп эшләр дә суыклар башланганчы төгәлләнәчәк, дип ышандырдылар Казан Мэры Илсур Метшинны парктагы эш барышы белән танышкан вакытта.
Эшлекле сәфәрдә Мэр белән бергә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Альберт Бикмуллин, “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфән Галәвев, Парк попечительләре советы һәм реставрациядә катнашучы предприятиеләрнең вәкилләре катнашты.
Казанның “Шәһәр төзекләндерелеше” муниципаль унитар предприятиесенең баш инженеры урынбасары Дмитрий Новожилов җиткергәнчә, паркны реконструкцияләүнең төп эше хәзерге вакытта мемориаль зонага юнәлтелгән, колонналар тезмәсенең иске тышлыгы һәм стелалар тулысынча демонтажланган. Генераль подрядчы мемориаль зонадагы төп эшләр – бетон җәю, тышлау – төзелеш сезоны вакытынла суыклар башланганчыга кадәр бетәчәк дип ышандырды. Хәзерге вакытта парк территориясендә төзелеш техникасы ярдәмендә асфальт-бетонны җәю өчен нигезләрне әзерләү буенча әзерлек эшләре алып барылганлыгын җиткерде.
Казан Мэры беренче чиратта Паркның попечительләр советына, аның рәисе, “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевка әлеге масштаблы проектта катнашканы өчен рәхмәтен белдерде.
Илсур Метшин депутатларның паркны төзекләндерүдә ничек катнашулары турында да кызыксынды. Әсфән Галәвев “Метроэлектротранс”ның биредә спорт мәйданчыгы төзеячәген җиткерде.
Илсур Метшин эш бара торган территориянең камалап алынганлыгына игътибар итте, халык паркка керә аламы, дип кызыксынды. Альберт Бикмуллин сүзләренә караганда, паркның калган өлеше шәһәрлеләр өчен ачык. 1-нче августка кадәр барлык авиация техникасын да реставрация ясар өчен парктан “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” һәм “Казан вертолет заводы” ААҖ предприятиеләренә алып китәчәкләр.
Казан Мэры тагы бер мәртәбә паркның әһәмиятлелеге турында искәртеп үтте. “Бу бары тик яшел зона гына булырга тиеш түгел, ә үзенең билгеләнешен яхшы күрсәтергә, Җиңү рухын чагылдырып торырга тиеш. Хәтер китабын булдыру зур әһәмияткә ия, бер генә исем дә төшеп калырга тиеш түгел биредә. Моның өчен безнең архив материаллары, хәрби комиссариат, ветераннар советы белән бергәлектә җентекле эш башкару таләп ителә”, - дип искә төшерде шәһәр җитәкчесе.
Мәйданчыкны караганнан соң, Илсур Метшин эш барышыннан канәгать булуын белдерде, шулай да төзүчеләргә төзекләндерү темпларын төшермәскә кушты. “Җәй кыска, шуңа да төзелеш сезоны вакытында эшләнәсе эшләрне бетерергә кирәк. Апрельгә, бигрәк тә инде Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллыкны бәйрәм иткән вакытка берни дә калырга тиеш түгел!” – дип билгеләде ул.