Казан Мэры Россия субъектлары башкалалары җитәкчеләренең июль рейтингын әйдәп бара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Казан Мэры Илсур Метшин июль ае нәтиҗәләре буенча Россия субъектлары башкалалары җитәкчеләренең “Халык рейтингы”н әйдәп бара. “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге РФ субъектлары башкалалары мэрларының популярлыгын бәяләүгә багышланган масштаблы тикшерүне бастырган.
Башкала мэрлары рейтингын төзегәндә, тикшерүчеләр ачык чыганакларга, дәүләт учет һәм статистика органнары материалларына мөрәҗәгать иткән. Шул ук вакытта төп игътибар төбәк һәм федераль экспертларның фикерләренә ясалган.
Мэрлар рейтингының беренче төркеменә, 100 баллы бәяләү системасы булганда, 55 баллдан артык җыйган һәм 1-25 нче урыннар яулаган субъект башкалалары җитәкчеләре кергән.
“Халык рейтингы” лидеры дип Казан Мэры Илсур Метшин (78 балл) танылган. Икенче һәм өченче баскычта – Краснодар һәм Мәскәү башлыклары - Владимир Евланов һәм Сергей Собянин (76 һәм 74 балл).
Рейтинг лидеры Илсур Метшин “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге сайтында сораштыру нәтиҗәләрен шәрехләде һәм уңыш серләре белән уртаклашты. “Әлбәттә, мине Казанны төрле рейтингның башында күрү куандыра. Ләкин, әлбәттә, мин бу нәтиҗәне шәхси хезмәтем дип санамыйм. Мэр булып ун ел ярым эшләп – иң элек Түбән Камада, аннары Казанда – гадәттә, шәһәр башлыгына мөнәсәбәтнең хакимият бәяләвеннән бик үк аерылмавына берничә тапкыр инандым. Ә хакимиятнең бәясе кешеләр үз күзләре белән күрә алырлык чын нәтиҗәләрдән тора”, - дип билгеләде ул.
“Кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк, очсыз популярлык артыннан куарга ярамый”, - дип ышана И.Метшин.
“Соңгы елларда Универсиадага әзерләнгәндә, Казан үсешкә таба бик зур адым ясады – моны барысы да күрә, - дип ассызыклады шәһәр Мэры. – Россия Президенты Владимир Путин бездә булганда, Татарстан башкаласының “искиткеч Европа шәһәренә” әйләнүен әйтте. Бездә спорт инфраструктурасы үсте, юлларның чиреген ремонтладык, яңа метро станцияләре, чишелешләр төзедек, шәһәрнең тышкы күренешен матурладык һ.б. Бу җиңү өчен барлык шәһәр һәм республика структуралары, шулай ук бизнес тырышып эшләде. Нәтиҗә күзгә күренә. Мисал өчен, беренче урында булган бөкеләр проблемасы бүген алай ук кискен тормый”.
Шул ук вакытта, Метшин сүзләренчә, беркем дә йоклап ятмый, чишүне таләп иткән проблемалар күп. “Бүген безнең өстенлекләр – торакларны һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау, йорт яны территорияләрендә уңайлыклар булдыру, балалар бакчалары төзү (елына 30 бакча ачабыз), яшелләндерү, шәһәрнең берничә зур паркын реконструкцияләү, яр буйларын тәртипкә китерү, мәгълүматлаштыру һәм ТКХ өлкәсен контрольдә тотуны көчәйтү”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Ул шулай ук игътибар иткәнчә, Мәдәният елында берничә инициатива гамәлгә ашырыла. “Мәсәлән, безгә килүче танылган актерлар һәм шагыйрьләр Казан ишегалларында җирле талантлар белән шигырьләр укыйлар. Константин Хабенский, Сергей Безруков, Евгений Евтушенко да бу чарада рәхәтләнеп катнашты”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.