Киләсе сессиядә депутатлар 12 мәсьәлә буенча фикер алышачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Казан шәһәре Думасының XXXIV сессиясе 25-нче июль көнне 10.00 сәгатьтә Ратуша бинасында булачак. Казан шәһәре Думасы президиумының бүгенге утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин җитәкләде.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының урынбасары Людмила Андреева хәбәр иткәнчә, киләсе сессиядә 11 мәсьәлә буенча фикер алышу күздә тотылган булган. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин “Казанның Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы мәсьәләне дә көн кадагына куярга тәкъдим иткән. Шулай итеп, сессиядә депутатлар түбәндәге мәсьәләләрне караячаклар:
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышына депутатларны сайлау буенча участок сайлау комиссияләре составына кандидатураларны билгеләү буенча тәкъдимнәр турында
Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы территориаль сайлау комиссиясе составына кандидатураларны тәкъдим итү турында
Казан шәһәрендә опека һәм попечительлек турында
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 елга һәм планлы чор 2015 һәм 2016 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның прогнозлы планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында
Казан территориясендә планлаштырылган оештырулар һәм күпләп йортлар салу буенча шәһәр төзелеше проектын төзүнең җирле нормативы турында
Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турында
Казан урамнарына исем кую турында
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр чикләрен билгеләү турында
Казанның Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
Төрлесе.
Шулай ук Казан шәһәре Думасы Казанның Мактау китабына “Казан кичләре” вокаль ансамбле солисты Флера Асееваның, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкинның, спорт мастеры, ветераннар арасында уздырылган рәсәйкүләм һәм халыкара ярышларның җиңүчесе Әхмәт Сираҗиевның, генерал-майор, “ТР Ветераннар берлеге” комитеты рәисе Әхәт Юлдашевның исемен кертү карарын кабул итте.
“Әлеге кешеләрнең барысы да шәһәрдә яхшы таныш. Аларның кандидатуралары буенча район администрацияләрендә дә, җәмәгатьчелек арасында да фикер алышынды. Безнең башкала үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән хөрмәткә лаеклы кешеләр алар”, - дип билгеләде Илсур Метшин.